Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Астрологларга һич кенә дә ышанмагыз. Алар шайтан белән эш итүчеләр!

Йолдызчы: «Киләчәкне беләм», – дип үзен Аллаһ белән беррәткә куя. Аның фаразларына ышанучы да – ширек кыла.

Бар шундый кешеләр – йолдызларга карап киләчәктә нәрсәләр көтеләсе турында алдан сөйләүчеләр, ягъни йолдызнамәләр төзүчеләр. Әгәр дә без аларның фаразлары белән Раббыбызның Коръәндәге сүзен чагыштырып карасак, бөтенләй капма-каршы фикерләрне күрәбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әлбәттә, кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ хозурындадыр, Ул теләгән вакытта яңгыр иңдерер, вә Ул хатыннарның карыннарындагы балаларның ирме, кызмы икәнен белер. Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр» (31нче «Локман» сүрәсе, 34 аять).

Дөньяны бар кылган, һәр җан иясен тәрбияләп торучы, җәннәт белән җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенәме, әллә йолдызчының сүзенә ышанырга тиешме кешеләр? Әгәр йолдызчы сүзенә ышансалар нәрсә була соң?

Беренчедән, Аллаһның «Һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс» дигән сүзе дөрес түгел булып чыга, ә йолдызчының сүзе дөрес була.

Икенчедән, Аллаһның сүзе дөрес булмагач, Ул ялганчы булып чыга, йолдызчы дөрес сөйләүче була.

Өченчедән, Аллаһның Коръәнендә хаталар бар, ә йолдызчының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә чыга. (ӘстәгъфируЛлаһ!!!)

Әгәр дә үзен мөселман дигән кеше Аллаһы Тәгаләне ялганчыга санаса, Аның Коръәне хаталы дип таныса һәм Аның иңдергән аятьләре дөрес түгел дип ышанса, бу кеше үзе кем була соң? «Ләә иләһә илләЛлаһ» дип китергән иманы дөрес саналачакмы? Әлбәттә, бу дөрес иман булмый! Аның Аллаһка булган иманы Аллаһның аятен инкарь итү белән юкка чыга һәм ул көфергә әйләнә. Иманнары дөрес булган мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең сүзенә бер дә шикләнмиләр. Моңа дәлил: «Менә шушы сыйфатларда булган кешеләр генә хак иманлы кешеләр, алар чын күңелдән Аллаһуга вә Аның рәсүленә ныклап иман китерделәр, моннан соң иман китерүләренә һич шикләнмәделәр һәм иманга зарар бирә торган эшне кылмадылар, вә алар маллары вә җаннары белән Аллаһ юлында сугыш кылдылар, сугыш булмаганда Ислам файдасына тырыштылар, әнә шул кешеләр «иман китердек, мөэмин вә мөселман булдык» дигән сүзләрендә дөрес сөйләүчеләр, чын иманлылардыр» (49нчы «Бүлмәләр» сүрәсе, 15 аять).

Ширек – ул Аллаһы Тәгаләгә кемнедер яисә нәрсәнедер тиң күрү. Ислам динендә бу иң олы гөнаһ санала. Ширектә үлгән кеше беркайчан да җәннәткә кермәячәк. Күз алдына китерегез, ул мәңге утта булачак, бертуктаусыз газап кичерәчәк. Йолдызчы – нәкъ менә ширек кылучы. Ягъни ул: «Киләчәкне беләм», – дип үзен Аллаһ белән беррәткә куя. Аның фаразларына ышанучы да – ширек кыла. Чөнки фаразлаучыны ул Аллаһка тиңли була.
Йолдызчыларга, гомумән, күрәзәчеләргә һич кенә дә ышанмагыз. Алар шайтан белән эш итүчеләр. Иң яхшысы – Аллаһы Тәгаләдән хәерле, бәрәкәтле киләчәк сорап, Аның ризалыгында яшәргә омтылу!

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам