Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәдрәсә төзелеп бетә

“Нур-Их­лас” мә­че­те янын­да­гы ис­лам, га­рәп кал­лиг­ра­фи­я­се ни­гез­лә­рен өй­рә­тү курс­ла­рын оеш­ты­ру өчен уку кор­пу­сы тө­зе­ле­ше тә­мам­ла­нып ки­лә. Мәд­рә­сә бы­ел ачы­лыр­га да мөм­кин.

­Ике катлы бинада алты сыйныф, ике торак бүлмә була. Аларның берсендә мәчет имамы яши, икенчесе әлегә буш. Беренче кат ирләргә, икенче кат хатын-кызлар өчен бирелә.
Әле бүлмәләргә керү өлешендә эшләрне тәмамларга, шул исәптән, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле кешеләр өчен пандус яки күтәрткеч төзергә һәм территорияне төзекләндерергә кирәк.  Шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин әйтүенчә, бу эшләр башкарылса, мәдрәсә быел, җитешмәсәләр, киләсе елга ачыла. Мәдрәсә мәхәллә кешеләре биргән сәдака акчаларына төзелә.

Фото: nashichelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз