Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Мин Аллаһка күңлемнән ышанам, начарлык кылмыйм, тик намаз укымыйм”, – дип әйтү дөресме?

Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.

Еш кына кешеләрдән: «Мин Аллаһка күңлемнән ышанам, аның барлыгын беләм һәм миңа шул җитә. Ни өчен ябынып-төренеп, намаз укып йөрергә кирәк?» – дигән фикер ишетергә туры килә. Андыйларга ни дип җавап бирергә икән?

– Моны мин кешенең үз-үзен алдавы дип әйтер идем. Бер кеше дә ашасам тамагым туюына ышанам һәм миңа шул җитә дип кенә калмый бит – ул туклана. Эшләсәм акча булуына өметләнәм дип кенә чикләнми, ә тырышып тир түгә. Шуңа күрә кеше, гадәттә, ышанган әйберен эшләп тә күрсәтә, гамәле белән исбатлый. Шуның кебек син Аллаһы Тәгаләгә ышанасың икән, ул кушкан гыйбадәтләрне үтәп, Аңа тугрылыгыңны расларга тиешсең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам