Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза тотарга ният кылганда һәм авыз ачканда укыла торган догалар

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога.

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисәнлилләһи тәгалә». Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачканда шушы дога укыла: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү». Тәрҗемәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз