Уразаның нияте
Дин һәм тормыш

Уразаның нияте

Шулай ук ураза тотуның төп шартларының берсе – ниятләү. Ниятсез тотылган ураза кабул булмый. Ният итү күңел белән башкарыла.

Киләсе көнне ураза тотарга күңеленнән теләк белдергән кеше ният иткән булып санала. Шулай ук сәхәргә торган кеше дә ният кылган була.

Иң мөһиме – ураза тотуыбыз да, ниятебез дә Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш! Кайберәүләр: «Ураза белән беруңайдан ашкайнату-эчәк системасын яхшыртам һәм ябыгам», – ди. Мондый уразаны Аллаһы Тәгалә кабул итми! Алда әйтелгәнчә, ураза тотарга Раббыбыз әмер иткән. Кеше үзенең нинди дә булса теләкләрен Аның әмере белән беррәттән куярга тиеш түгел.
Ният эчтән генә болай әйтелә: «Аллаһ ризалыгы өчен, ихлас күңелдән иртәгесе (ягъни бүгенгесе) көннең Рамазан ае уразасын тотарга ният иттем».

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин иман намаз

Нет комментариев