Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

2 сабый үлеменә китергән янгынның сәбәбе билгеле

Экспертиза нәтиҗәләре әзер.

43/14 йорты фатирында чыккан янгынның сәбәбе билгеле. Экспертиза нәтиҗәләре әзер. Белгечләр аш булмәсе өстәлендә тәмәке һәм зажигалка тапты. Бүлмәдә шырпылар булуы да ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, янгын 4нче августта 3нче каттагы 1 бүлмәле фатирда чыкты.Иң башта балкон дөрләп яна башлый. Өйдә ул вакытта 2 һәм 4 яшьлек сабыйлар була. Әниләре үзләрен генә калдырып, кибеткә чыгып киткән. Әтисе дә өйдә булмый. Коткаручылар янгынны сүндерә, әмма ике сабый гомерен саклап кала алмады. Балалар төтен исенә тончыгып һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын