Экспресс хәбәрләр

Чаллыда 14 яшьлек каракны тоттылар

Ул кыйммәтле телефон урлауда гаепләнә.

Вакыйга ЗЯБ бистәсендә була. 14 яшьлек яшүсмер, мәктәп укучысына һөҗүм итеп, 16 мең сумлык телефонын урлап кача. Зыян күрүче  полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Җиңел генә телефонлы булган яшүсмер ерак китә алмый. Аңа карата тиешле чаралар күреләчәк диелә Чаллы прокуратура сайтында. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


урлау

Нет комментариев