Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Ара­ла­шу — тәр­би­я­нең бер өле­ше

Бү­ген­ге за­ма­на­да эш­лә­ү­че әти—әни­ләр­нең ба­ла­ла­ры бе­лән сөй­лә­шер­гә ва­кыт­ла­ры бик аз ка­ла. Ә бит ба­ла бе­лән ата—ана­ның ара­ла­шуы бик мө­һим әй­бер. Чөн­ки бу – тәр­би­я­нең бер өле­ше. Һәм ба­ла­ның кеч­ке­нә чак­та өй­рән­гән­нә­ре үс­кәч, аның ха­рак­те­ры фор­ма­ла­шу­га да йо­гын­ты яса­мый кал­мый. Ә ба­ла бе­лән ара­ла­шу­га ни­чек ва­кыт кал­ды­рыр­га? Ту­лы­рак мәгъ­лү­мат­ны тү­бән­дә­рәрк укы­гыз.

Бер­ни­чә фай­да­лы ки­ңәш­кә тук­та­лыйк.

Эш­тән кай­тып, йорт эш­лә­ре­нә ке­реп кит­кән­че, бе­раз ял итеп алу ки­рәк. Эше­гез нин­ди ге­нә авыр бу­лу­га ка­ра­мас­тан, көн са­ен ба­ла бе­лән бу­лу­га ва­кыт та­бу мө­һим. Күп­ва­кыт әти-әни­ләр эш­тән арып кай­тып, ба­ла­га үзе ге­нә уй­нар­га ку­ша­лар. Шу­лай итеп, алар үз­лә­ре үк ба­ла­дан чит­лә­шә­ләр. Ә бу алай бу­лыр­га ти­еш тү­гел.

Кы­зык өчен ге­нә ба­ла­гыз бе­лән мө­нә­сә­бәт­лә­ре­гез­гә чит­тән ка­рап ка­ра­гыз. Нин­ди авыр­лык­лар бар, тәр­бия би­рү­нең дө­рес юлын сай­ла­ды­гыз ми­кән, сез аңа ка­ра­та га­дел­ме, нәр­сә­не үз­гәр­тер­гә бу­ла? Бу со­рау­лар­га җа­вап­лар ба­ла бе­лән үзе­гез­не дө­рес то­ту, кы­ен­лык­лар­дан ни­чек чы­гу юл­ла­рын та­бар­га яр­дәм итәр. Мәсь­ә­лә­гә әти-әни бу­ла­рак кы­на тү­гел, ә ба­ла күз­лә­ре бе­лән дә ка­рар­га өй­рә­не­гез. Бу сез­не ба­ла­гыз бе­лән та­гы да ныг­рак бәй­ләр.

Һәръяк­тан да кил­гән ба­ла­лар бул­мый. Ба­ла бул­гач, сүз тың­ла­мау­лар да, яра­ма­ган­ны эш­лә­ү­ләр дә бул­мый кал­мый. Шу­ңа кү­рә, ба­ла нин­ди­дер яра­ма­ган га­мәл эш­лә­гән оч­рак­та, аны кү­пер­тер­гә ки­рәк­ми. Һәр­бер вак-тө­як са­ен ба­ла­ны оры­шу дө­рес тү­гел. Алай­са ул үзен һәр җир­дә «на­чар ке­ше» итеп хис итә­чәк. Чын­нан да дө­рес бул­ма­ган га­мәл­ләр­гә ге­нә игъ­ти­бар би­рү за­рур. Шу­лай итеп, ба­ла­ның пси­хи­ка­сы­на да, сез­нең нерв­ла­ры­гыз­га да зы­ян кил­мә­я­чәк.

Ата-ана­лар ба­ла­ның үз­лә­рен хөр­мәт итү­ен те­ли. Лә­кин ба­ла­га да шун­дый ук мө­нә­сә­бәт ки­рәк­ле­ген оны­тып җи­бә­рә­ләр. Иң ях­шы­сы − үзе­гез­не ба­ла уры­ны­на ку­еп ка­рау. Еш кы­на әти-әни­ләр үз эш­лә­ре бе­лән йө­реп, ба­ла­га мә­хәб­бәт һәм кай­гыр­ту ки­рәк­ле­ген оны­тып җи­бә­рә­ләр. Ә бу − ба­ла үзен ки­рәк­ле итеп тою өчен бик мө­һим әй­бер. Мо­ны ма­тур, ягым­лы сүз­ләр бе­лән эш­ли­ме ул, яи­сә эш-га­мәл­лә­ре бе­лән аң­ла­та­мы − һәр ата-ана үзе хәл итә.

Үзе­гез­нең әти-әни бу­лу­ы­гыз­дан тәм та­бы­гыз, ба­ла бе­лән бул­ган һәр ми­нут­ка сө­е­не­гез. Чөн­ки ба­ла­лар бик тиз үсә­ләр һәм ин­де ба­ры­сы да баш­ка­ча бу­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аралашу

2
X