Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безгә язалар!

Фильм тискәре йогынты ясамасмы? Күптән түгел ТНВ каналында Фәнис Яруллин пьесасы буенча төшерелгән "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип аталган кинофильм карадык. Фильм башланып китүгә, кухняда кабак турап, ашарга әзерләп йөрүче, ветераннар оешмасының актив вәкиле Әлфия ханым Вәлиуллинаны күреп шаккаттык. Профессиональ артистлар кебек югары дәрәҗәдә башкара бит әни ролен!...

Фильм тискәре йогынты ясамасмы?

Күптән түгел ТНВ каналында Фәнис Яруллин пьесасы буенча төшерелгән "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип аталган кинофильм карадык. Фильм башланып китүгә, кухняда кабак турап, ашарга әзерләп йөрүче, ветераннар оешмасының актив вәкиле Әлфия ханым Вәлиуллинаны күреп шаккаттык. Профессиональ артистлар кебек югары дәрәҗәдә башкара бит әни ролен! Җәмәгать оешмабызның эшендә һәрдаим катнашып, артистларча матур киенеп биеп йөрүен, кызыклы мәзәкләр сөйләп, барыбызны да көлдерүче мәзәкчән, җор телле кеше икәнен белсәк тә, Әлфия ханымның фильмнарда уйнаучы актриса да икәнен белми идек әле. Әйткәнемчә, Әлфия ханым әни ролен башкарды. Фильмда аның улы Әхмәтнең хатыны - Мәрьям исемле татар хатынының чиксез-чамасыз кыланмышларын күңел кабул итә алмады. Гадәттә, үтә тискәре кешеләрнең дә ниндидер яхшы яклары була бит инде. Ә бу ханым тоташ яман сыйфатлардан гына тора кебек тоелды. Бала да тапмаган, эшләмичә өйдә ятып, иренә ашарга пешерүне дә кирәк санамаган, шуңа да карамастан, үзен әллә кемгә куеп, иренә акыл сатып машатучы итеп сурәтләнә ул. Ире эштән кайткач: "Мә, аша, әниең өч көн элек пешереп киткән иде", - дип, аның алдына табасы белән кабак боткасы китереп куя. Әхмәтнең якын дусты Ризван аларны үзләренә кунакка чакыргач исә, булдыксыз хатын Мәрьям, кунакка бүләк алып барасы барлыгын сәбәп итеп, авыруга сабыша. Кунаклар алып килгән бәлешне зур-зур итеп кабып, кызу-кызу ашый башлый.

Бу кадәрле дә тискәре холыклы татар хатынын күргәннән соң өйләнергә әзерләнеп йөргән егетләрнең бөтенләй өйләнми калулары яки марҗага өйләнү хәерлерәк булыр, бәлки дип уйлаулары бар. Аннан әлеге фильмны бүтән милләт кешеләре караса, татар хатын-кызлары яман холыклы булалар икән дип нәтиҗә ясаулары ихтимал.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X