Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Иң гүзәл ил"

2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: - "Россиянең төп һәм азсанлы халыклары"...

2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- "Россиянең төп һәм азсанлы халыклары" (үзенең мәдәниятен, хуҗалык алып барудагы гореф-гадәтләрен, кәсепчелеген һәм табигать белән буыннан-буынга күчеп килгән күпгасырлык элемтәсен югалтмаган Россия халыкларының көнкүрешен ача торган фотолар);

- "Россия - йөзләрдә" (Россия халыкларының этнографик портретын чагылдыра торган, кешеләрнең зур планда бирелгән портретлары);

- "Пейзаж" (илебез табигатенең бөеклеген һәм күптөрлелеген демонстрацияләүче фотолар);

- "Кыргый хайваннар" (табигый тереклек итү тирәлегендә кыргый хайваннар тормышыннан уникаль мизгелләр);

- "Кошлар" (кыргый кошлар тормышыннан сюжетлар, аларның матурлыгы, үзара һәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләнеше);

- "Мәгарәләр" (җир асты дөньясы һәм анда яшәүче тереклек ияләре төшерелгән фотолар);

- "Макродөнья" (коралланмаган күз белән күрүе авыр булган дөньяның зәвыкълыгын һәм катлаулы төзелешен күрсәтә торган кадрлар);

-"Су асты дөньясы" (су астында төшерелгән, су астындагы тормышны, аның флорасын һәм фаунасын күрсәтә торган фотолар);

- "Кош очкан биеклектән Россия" (күктән күрелгән кыргый табигать гүзәллеген чагылдыру);

- "Мәдәни мирас" (илебезнең борынгы буын тарафыннан төзелгән һәм хәзерге буын өчен кыйммәтле әйбер булып саналган матди һәм рухи мәдәният объектлары фотолары);

- "Бу кызыклы хайваннар" (кыргый хайваннар тормышыннан кызыклы һәм гадәти булмаган мизгелләрне сурәтләгән кадрлар);

- "Дөнья безнең кулларда" (кеше белән табигатьнең уңай бәйләнешенә мисаллар күрсәтә торган фотолар);

- "Иң яхшы яшь фотограф" (фото эшенә керешеп баручы, 16 яшькә кадәргеләр өчен номинация).

"Иң гүзәл ил" конкурсында катнашу өчен теркәлергә һәм фотоэшләрне Рус география җәмгыяте сайтына юлларга кирәк: photo.rgo.ru. Жюри һәр номинация буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. Иң яхшы эшләрнең авторлары 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак, ә "Иң яхшы яшь фотограф" исемен алучыга профессиональ фотокамера биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев