Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пакетлар кыйммәтләнә

Русиядә полиэтилен пакетлар җитештерүчеләргә экология җыемы өстәргә мөмкиннәр. РФ президентының Экология һәм табигатьне саклау эшчәнлеге мәсьәләләре буенча вәкиле С.Иванов шулай дип белдерде. "Полиэтилен пакетлар табигатькә коточкыч зур зыян салалар.

Алар кибетләрдә кәгазь пакетларга караганда шактый күбрәк сатылалар. Мондый пакетларның үзкыйммәте дә кәгазьнекен җитештергәнгә караганда арзанрак. Шуңа күрә экологик җыем ала башларга кирәк", - диде ул һәм РФ Экология министрлыгына бу идеяне эшләп бетерергә кушты. Кыскасы шул: тиздән полиэтилен пакетлар кыйммәтләнәчәк.

tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X