Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сентябрь алып килгән яңалыклар: ничек, нәрсә үзгәрә?

Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр 1 сентябрьдән ант бирергә тиеш булачаклар. Ант буенча кеше илнең Конституциясен һәм законнарын үтәргә, Россиянең тарихын, мәдәниятен хөрмәт итәргә вәгъдә бирә. Аны кабул итмәүчеләр Россия гражданлыгыннан колак кагарга да мөмкиннәр. Сүз уңаеннан, Украина кешеләре өчен Россия гражданлыгы алу сентябрьдән гадиләштереләчәк. Автомобиль яңалыкларына килгәндә, 25 сентябрьдән гамәлгә...

Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр 1 сентябрьдән ант бирергә тиеш булачаклар. Ант буенча кеше илнең Конституциясен һәм законнарын үтәргә, Россиянең тарихын, мәдәниятен хөрмәт итәргә вәгъдә бирә. Аны кабул итмәүчеләр Россия гражданлыгыннан колак кагарга да мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, Украина кешеләре өчен Россия гражданлыгы алу сентябрьдән гадиләштереләчәк.

Автомобиль яңалыкларына килгәндә, 25 сентябрьдән гамәлгә керәчәк кагыйдә нигезендә (49 нчы федераль закон) ОСАГО полисына кагылышлы үзгәрешләр бар. Гадиләштереп әйткәндә, машина йөртүчеләр өчен ОСАГОдан файдалану мөмкинлекләре арта. Моңа кадәр бары ике машина катнашында юл һәлакәте булганда, машина зыян күргән очракта гына иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Сентябрьдән ОСАГО акчасын алганда юл һәлакәтенә эләккән машина саны исәпкә алынмаячак. Өч, аннан күбрәк автомобиль катнашындагы авария очрагында да иминиятләштерү компанияләренә барырга мөмкин булачак. ОСАГО бәяләре дә әллә ни артмас кебек. Үзәк банк ОСАГО буенча иминиятләштерү тарифларын елына бер генә тапкыр үзгәртә алачак. +

Сентябрьдән машина йөртү таныклыгы алуда да үзгәрешләр көтелә. Теория буенча имтихан тапшыруда кертеләчәк өстәмә биремнәрдән тыш, практик өлештә дә яңалыклар бар: мәйданда күнегүләр саны өчтән бишкә кадәр арта. Мәйданда имтихан биргәндә укучы машинада үзе генә утырачак, имтихан алучы, ЮХИДИ хезмәткәре аны читтән күзәтеп торачак. Машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы да 3 мең сумга кадәр күтәрелер дип көтелә.

Югары уку йортлары да сентябрьдән яңача эшли башлаячак. Яңа уку елыннан Россиянең 19 югары уку йорты, шул исәптән Казан федераль уиверситеты да мөстәкыйль рәвештә галимлек дәрәҗәсе бирә алу хокукына ия. Медицина өлкәсендә укучы студентлар өчен исә интернатура бетерелә. Аның урынына студентлар ординатурага кергәндә, махсус тест узарга тиеш булачак.

Физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен быелдан яңа укыту стандартлары каралган. Хәзер мәктәпләрдә инвалидларга инклюзив белем алу өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышалар. Сентябрьдән мәктәләрдә махсус пандуслар, Брайль системасы белән укытуга корылган дәреслекләр, махсус клавиатуралы компьютерлар булдыру күздә тотыла. Ата-аналар балаларын инвалидлар өчен махсуслашкан мәктәпкә бирергәме, әллә гадәти белем бирү йортында укытыргамы икәнен үзләре хәл итәчәк. Элек инвалид балалар аерым мәктәпләрдә яки коррекцион классларда гына белем ала иде.

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә дә 26 сентябрьдән яңа законнар гамәлгә керәчәк. Элек гомуми кулланыштагы урыннарда учаклар ягу, чүп-чар яндыру янгын куркынычсызлыгы көчәйтелгән чорда гына тыела иде. Хәзер беркайчан да учак ягарга ярамаячак. Бина фасадларындагы баннерларга да таләпләр арта. Алар янмый торган материалдан эшләнергә тиеш булачак. Берьюлы 50, аннан да күбрәк кеше сыйдырышлы биналар өчен эвакуация планнары таләп ителәчәк.

http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12.html?start=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X