Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танымаслык булып яңарды

Ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­дән соң 3нче ши­фа­ха­нә дә тан­та­на­лы шарт­лар­да ачыл­ды. Би­ре­дә тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре уз­ган ел­ның язын­да баш­лан­ган иде. Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты­ның мах­сус прог­рам­ма­сы бу­ен­ча шә­һә­ре­без­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­рен ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­гә рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан 1,5 мил­ли­ард сум ак­ча бү­леп би­рел­гән иде. Ши­фа­ха­нә­ләр­нең тыш­кы кы­я­фә­те ге­нә үз­гә­реп кал­ма­ды. Җи­һаз­ла­ры да яңар­тыл­ды. Мон­нан тыш, бар­лык ши­фа­ха­нә­ләр...

Ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­дән соң 3нче ши­фа­ха­нә дә тан­та­на­лы шарт­лар­да ачыл­ды. Би­ре­дә тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре уз­ган ел­ның язын­да баш­лан­ган иде. Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты­ның мах­сус прог­рам­ма­сы бу­ен­ча шә­һә­ре­без­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­рен ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­гә рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан 1,5 мил­ли­ард сум ак­ча бү­леп би­рел­гән иде.

Ши­фа­ха­нә­ләр­нең тыш­кы кы­я­фә­те ге­нә үз­гә­реп кал­ма­ды. Җи­һаз­ла­ры да яңар­тыл­ды. Мон­нан тыш, бар­лык ши­фа­ха­нә­ләр "Дус­та­нә ши­фа­ха­нә" рес­пуб­ли­ка про­ек­ты ни­ге­зен­дә эш­ли­ләр. Ха­лык­ка сый­фат­лы ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тер­гә Рос­сия Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин күр­сәт­мә бир­гән иде. "Ха­лык тиз һәм ди­аг­ноз, дө­рес дә­ва­ла­ну һәм дус­та­нә мө­нә­сә­бәт кө­тә. Шу­лай ук хез­мәт­ләр уңай­лы һәм сый­фат­лы бу­лыр­га ти­еш", ди­де ул.

Шә­һәр­нең 3нче ши­фа­ха­нә­се - иң эре сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең бер­се. Бү­ген­ге көн­дә би­ре­дә 62 мең­нән ар­тык ке­ше тер­кәл­гән. Би­ре­дә тәү­ле­ге­нә 960 па­ци­ент ка­бул итә­ләр. Би­ре­дә ка­пи­таль ре­монт кү­лә­ме баш­ка уч­реж­де­ни­е­ләр­гә ка­ра­ган­да күб­рәк. 4 кат­лы ши­фа­ха­нә­не тәр­тип­кә ки­те­рү өчен 235 мил­ли­он сум ак­ча са­рыф ител­гән. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев яр­дә­ме бе­лән шә­һәр бюд­же­тын­нан 7 млн сум ак­ча би­рел­гән. Бу ак­ча­га тер­ри­то­рия ма­тур­лан­ган, ма­ши­на бе­лән ки­лү юлы ки­ңәй­тел­гән, ма­ши­на кую уры­ны бул­ды­рыл­ган. Фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле граж­дан­нар өчен ма­ши­на кую өчен мах­сус урын ясал­ган.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев