Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телләр белгән югалмас

"Нәр­сә ях­шы­рак: бер­ни­чә тел бе­лү­ме (бик үк ка­мил бул­ма­са да), яи­сә бер ге­нә тел­не ка­мил бе­лү­ме?" Ста­тис­ти­ка мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, бү­ген­ге көн­дә ке­ше­нең баш мие мөм­кин­ле­ге­нең ба­ры тик 3% ын гы­на фай­да­ла­на. Бу Рос­си­я­дә­ге ур­та­ча күр­сәт­кеч. Ди­мәк, ке­ше­нең баш мие ки­рә­ген­чә, ту­лы­сын­ча эш­лә­ми, ял итә, "йок­лый" ди­гән сүз. Ә ке­ше­нең баш...

"Нәр­сә ях­шы­рак: бер­ни­чә тел бе­лү­ме (бик үк ка­мил бул­ма­са да), яи­сә бер ге­нә тел­не ка­мил бе­лү­ме?" Ста­тис­ти­ка мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, бү­ген­ге көн­дә ке­ше­нең баш мие мөм­кин­ле­ге­нең ба­ры тик 3% ын гы­на фай­да­ла­на. Бу Рос­си­я­дә­ге ур­та­ча күр­сәт­кеч. Ди­мәк, ке­ше­нең баш мие ки­рә­ген­чә, ту­лы­сын­ча эш­лә­ми, ял итә, "йок­лый" ди­гән сүз. Ә ке­ше­нең баш мие мөм­кин­лек­лә­ре га­җә­еп зур. Ни­чек итеп без­гә баш мие эш­чән­ле­ген үс­те­рер­гә соң? Мо­ның төр­ле юл­ла­ры бар: бе­рә­ү­ләр фән­ни хез­мәт өс­тен­дә эш­ли, ачыш­лар ясый, икен­че­ләр исә тө­гәл фән­нәр бе­лән шө­гыль­лә­нә, өл­кән яшь­тә­ге­ләр баш­ват­кыч­лар чи­шә, ки­тап-жур­нал­лар укый. Бо­лар ба­ры­сы да, һич­шик­сез, баш ми­е­нең эш­чән­ле­ген үс­те­рә, хә­тер­не дә ях­шыр­та. Га­лим­нәр фи­ке­рен­чә, баш мие эш­чән­ле­ге­нең үсе­шен юга­ры дә­рә­җә­гә җит­ке­рү­нең иң уңыш­лы юлы - ул икен­че тел­не өй­рә­нү.

Га­лим­нәр әй­тү­ен­чә, тел­ләр өй­рә­нү

- баш ми­е­нең кү­лә­ме үсү­гә ки­те­рә (дө­рес­рәк итеп әйт­сәк, баш ми­е­нең ае­рым өл­кә­лә­ре үсә);

- Альц­гей­мер син­дро­мын­нан кот­ка­ра (мон­дый га­җә­еп ачыш­ны бер төр­кем ней­роп­си­хо­лог­лар яса­ган. Тик­ше­рү­дә кат­наш­кан 211 ке­ше­нең 102-се ки­мен­дә ике тел­не бел­гән­нәр, ә кал­ган 109 ке­ше ту­ган тел­лә­рен­нән баш­ка бер тел дә өй­рән­мә­гән­нәр. Тик­ше­рү күр­сә­тү­ен­чә, ике тел­не бе­лү­че­ләр­дә Альц­гей­мер син­дро­мы 4,3 ел­га соң­рак кү­зә­тел­гән, ягъ­ни про­фи­лак­ти­ка өчен төр­ле ме­ди­ци­на пре­па­рат­ла­рын кул­ла­ну­га ка­ра­ган­да, икен­че тел өй­рә­нү күп­кә отыш­лы);

- би­лин­гвлар­ның (ике яки бер­ни­чә тел бе­лү­че­ләр) му­зы­ка­га сә­ләт­лә­ре ях­шы­рак (чит тел­ләр бе­лү төр­ле аваз­лар­ны, та­выш­лар­ны ях­шы­рак ише­тер­гә яр­дәм итә, соң­рак исә, му­зы­ка ко­рал­ла­рын­да ях­шы­рак уй­ный бе­лү­гә ки­те­рә. Му­зы­ка­га сә­ләт өчен ко­лак­лар­ны мак­тар­га ки­рәк­ми, чөн­ки төп эш­не ише­тү ор­ган­на­ры тү­гел, ә баш мие баш­ка­ра);

- тел­ләр бе­лү бер­ни­чә мәсь­ә­лә­не берь­ю­лы чи­шә алу сә­лә­тен үс­те­рә (экс­пе­ри­мент­лар би­лин­гвлар­ның, ту­ган тел­дән баш­ка тел бел­мә­ү­че­ләр­гә ка­ра­ган­да, бер үк ва­кыт­та бер­ни­чә төр­ле кат­лау­лы мәсь­ә­лә­ләр чи­шә алу­ын рас­ла­ды. Бил­ге­ле, мо­ңа кеч­ке­нә­дән үк икен­че тел өй­рән­сәң ге­нә ире­шеп бу­ла);

- тел­ләр бе­лү фи­кер­лә­ү­не ях­шыр­та (күп­тел­ле­лек мо­хи­тын­да үс­кән ба­ла­лар­ның хә­те­ре ту­ган тел­не ге­нә ише­теп үс­кән­нәр­дән күп­кә ях­шы: алар кү­ңел­дән әй­бәт са­ный, ях­шы­рак укый һәм ма­те­ри­ал­ны, күп ин­фор­ма­ци­я­не исен­дә кал­ды­ра һәм кул­ла­на ала)

- би­лин­гвлар нин­ди дә бул­са кү­ре­неш­нең асы­лы­на, аның де­таль­лә­ре­нә игъ­ти­бар­лы­рак бу­ла­лар (ке­ше­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­не ях­шы­рак то­я­лар, яңа кол­лек­тив­ка тиз ия­лә­шә­ләр, икен­че яңа тел­не җи­ңел ан­лый­лар).

Әй­тел­гән­нәр­дән чы­гып шу­ны рас­лар­га бу­ла: бер­ни­чә тел бе­лү күп­кә фай­да­лы­рак, чөн­ки нин­ди дә бул­са икен­че тел­не өй­рән­гән­дә ке­ше­нең уй­лау-фи­кер­ләү һәм сөй­ләм эш­чән­ле­ге па­рал­лель үсә.

Без­нең ба­ла­лар бак­ча­сын­да дә­ү­ләт те­ле-та­тар те­лен өй­рә­нү өчен бө­тен мөм­кин­лек­ләр ту­ды­рыл­ган. За­ман­ча җи­һаз­лан­ды­рыл­ган та­тар те­ле­нә өй­рә­тү ка­би­не­тын­да ба­ла­лар­ны фә­кать уен­нар аша гы­на та­тар те­ле­нә өй­рә­тә­без. Өй­рә­тү про­цес­сын­да фай­да­ла­ну өчен Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нис­тр­лы­гы та­ра­фын­нан би­рел­гән укы­ту-ме­то­дик ком­п­лек­ты­на яр­дәм­гә ау­ди­о­яз­ма­лар, та­тар­ча мульт­фильм­нар, ани­ма­ци­он сю­жет­лар бул­ды­рыл­ды. Ба­ла­лар­ны та­тар те­лен өй­рә­нү­гә кы­зык­сын­ды­ру мак­са­тын­нан ди­дак­тик уен­нар эш­ләп, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә уз­ды­рыл­ган кон­фе­рен­ци­я­дә кат­наш­тык. Ди­дак­тик уен­нар ба­ла­лар­ның ал­ган бе­лем­нә­рен ны­гы­тыр­га, сис­те­ма­га са­лыр­га, сүз бай­лы­гын арт­ты­рыр­га мөм­кин­лек би­рә.

За­ман та­лә­бе бу­ен­ча, ба­ла­лар­ның компь­ю­тер тех­но­ло­ги­я­лә­ре­нә бул­ган кы­зык­сы­ну­ла­рын ис­тә то­тып, та­тар те­лен юга­ры дә­рә­җә­дә үз­ләш­те­рү, мак­сат­ка ом­ты­лу­чан­лык, ин­фор­ма­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр дөнь­я­сын­да яңа­лык­лар бе­лән кы­зык­сы­ну те­лә­ге уя­ту­да компь­ю­тер тех­но­ло­ги­я­лә­рен кул­ла­ну бик отыш­лы. Та­тар те­ле өй­рә­нү эш­чән­ле­ген­дә ин­фор­ма­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр­не кул­ла­ну­ның өс­тен­лек­ле ягы - шө­гыль ма­те­ри­а­лын юга­ры күр­сәт­мә­ле дә­рә­җә­дә үз­ләш­те­рү. Төр­ле эш­чән­лек­нең үза­ра бәй­лә­не­шен бул­ды­ру, эш­чән­лек­нең эч­тә­ле­ген ба­е­рак һәм кы­зык­лы­рак итү өчен без "Та­тар­ча сөй­лә­шә­без" муль­ти­ме­диа уен­нар эш­кәрт­мә­се яса­дык. Уен­нар яшь үзен­чә­лек­лә­ре­нә ка­рап, прог­рам­ма та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­те­реп тө­зел­де. Компь­ю­тер тех­но­ло­ги­я­лә­рен­нән уңыш­лы фай­да­ла­ну ба­ла­лар­да икен­че тел­гә ка­ра­та мә­хәб­бәт тәр­би­я­ли, аның бай­лы­гын, ма­тур­лы­гын күр­сә­тә.
Тел өй­рә­нү­дә иң уңыш­лы алым­нар­нын бер­се - ул сю­жет­лы-роль­ле уен­нар. Ба­ла­лар бик яра­тып "Ка­фе", ""Ки­бет", "Ку­нак кар­шы­лау" уен­на­ры уй­ный­лар, шө­гыль­ләр­гә уй­нар­га дип йө­ге­реп ке­рә­ләр. Без са­бый­лар­ны шак­кат­ты­рып, кы­зык­сын­ды­рып тел өй­рә­нү­гә те­ләк уя­та­быз: бу - бе­лем би­рү­нең ал­тын ка­гый­дә­се. Ба­ла­лар, уен бе­лән ма­вы­гып, та­тар­ча ара­ла­шып кит­кән­нә­рен сиз­ми дә ка­ла­лар, үз­лә­рен кы­ю­рак то­та баш­лый­лар.
Ире­шел­гән уңыш­ла­ры­быз­ны әти-әни­ләр бе­лән бү­ле­шеп ке­нә кал­мый­ча, алар­ны да бак­ча кү­лә­мен­дә уз­ды­рыл­ган "Та­лант­лы га­и­лә", "Мин бу мульт­фильм­ны бе­ләм", һ.б.бәй­ге­ләр­гә җә­леп итеп, тел өй­рә­нү­гә этәр­геч яса­дык, кы­зык­сын­ды­ра ал­дык. Бак­ча­быз­да ел са­ен уз­ды­ры­ла тор­ган "Ачык ишек­ләр " кө­не­нә әти-әни­ләр те­ләп ки­лә­ләр, ба­ла­ла­ры­ның та­тар те­лен­дә ара­ла­шу­ла­ры­на сө­е­неп, ку­а­нып уты­ра­лар, рәх­мәт сүз­лә­рен, те­ләк­лә­рен язып кал­ды­ра­лар. Һәр ел­ны әти-әни­ләр һәм ба­ла­лар бе­лән бер­гә­ләп шә­һәр, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә уз­ды­рыл­ган "Сә­йяр", "Бә­хет йол­ды­зы", "Ра­ду­га доб­ро­ре­чия" кон­курс­ла­рын­да кат­на­шып, приз­лы урын­нар яу­лый­быз.
Без­нең ба­ла­лар бак­ча­сын­да ба­ла­лар­ның гый­лем, ях­шы тәр­бия алыр­га, икен­че тел­не өй­рә­нер­гә ту­лы мөм­кин­лек­лә­ре бар. Без алар­ның бө­тен як­тан да үр­нәк бу­лып үсү­ен һәм мил­лә­те­без го­рур­ла­ныр­лык шә­хес­ләр бу­лу­ла­рын те­ли­без.

Ди­лә Га­ри­по­ва, Ин­сия Фа­ти­хо­ва,

36 нчы "Ал­тын ач­кыч" ба­ла­лар бак­ча­сы

­ю­га­ры ка­те­го­ри­я­ле та­тар те­лен өй­рә­тү­че тәр­би­я­че­ләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X