Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аңа карап сокланабыз!

Без, 23нче мәктәпнең 6А сыйныфы укучылары, икенче ел инде "Гайдар" исемендәге тимурчылар түгәрәгенә йөрибез. Түгәрәкне сыйныф җитәкчесе Ләйсән Хәниф кызы Хисамова алып бара. Төп максатыбыз: мохтаҗларга, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу. Гомер көзенә кергән өлкән буын кешеләре, хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган батыр солдатлар турында мәгълүматлар туплыйбыз. Өлкәннәр көне җитү белән,...

Без, 23нче мәктәпнең 6А сыйныфы укучылары, икенче ел инде "Гайдар" исемендәге тимурчылар түгәрәгенә йөрибез. Түгәрәкне сыйныф җитәкчесе Ләйсән Хәниф кызы Хисамова алып бара.

Төп максатыбыз: мохтаҗларга, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу. Гомер көзенә кергән өлкән буын кешеләре, хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган батыр солдатлар турында мәгълүматлар туплыйбыз.

Өлкәннәр көне җитү белән, без тагын әби-бабайларыбызны барладык. Мәктәпнең мәҗлесләр залына чакырып, концерт оештырдык һәм бүләкләр тапшырдык.

Безнең шефка алынган ветераныбыз да бар. Шәһәребездә яшәүче 100 мең пенсионерның берсе ул. Ләкин гади пенсионер гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында утны-суны кичкән хөрмәтле ветеран Зиннур Галим улы Галимов. Ул 1927 елның 25 февралендә Актаныш районының Кәзкәй авылында туган. Балачагы бик авыр елларга туры килгән. Туйганчы икмәк тә ашый алмаганын күз яшьләре белән искә ала Зиннур бабай. Шулай да, бик тырыш булган, көтүен дә көткән, басуда да эшләгән ул. Армия сафларында алты ел ярым хезмәт иткән.

Хәрби хезмәттән Зиннур Галимов 1951 елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Озак еллар Казанда, 6нчы разрядлы катлаулы детальләр ясаучы булып заводта эшли. Кама ярында ак кала, КАМАЗ заводы төзелгәч, гаиләсе белән Чаллыга күченеп килә. Тормыш иптәше Әминә апа белән ике малай үстерәләр. Әминә апа инде гүр иясе булган. Зиннур бабай һаман аны сагынып яши.

Зиннур бабай оста шахматчы да әле. Ул бер дә иренмичә, безнең белән шахмат, шашка уйнарга мәктәпкә дә килеп китә. Аңа хәзер 87 яшь. Ветеран үз тормышын үзе алып бара. Ил-көн яңалыклары белән дә хәбәрдар ветераныбыз: газета-журналлар укый, телевизордан яңалыкларны даими карап бара. Украинада барган сугышны карап, күңеле әрни аның. Без шушы көннәрдә аның өендә булдык. Аның белән очрашкан саен, без аңа карап сокланабыз. Зиннур бабай, сезгә сәламәтлек телибез. Әле озак еллар безнең арада булсагыз иде!

23нче мәктәп

тимурчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев