Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ак­ча ал­саң, вәгъ­дәң­не үтә

Э­лек­ке­ге ел­лар­да Чал­лы­ны тө­зү бе­лән Кам­гэ­сэ­нер­гос­т­рой про­из­вод­ство бер­ләш­мә­се кол­лек­ти­вы шө­гыль­лә­нә иде. Үз ва­кы­тын­да объ­ект­лар фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды. Сый­фат мәсь­ә­лә­се дә юга­ры иде. Үз­гәр­теп ко­ру­дан соң тө­зе­леш җи­ңел ак­ча эш­ләү өл­кә­се­нә әй­лән­де. Элек Кам­гэс­та 96 мең ке­ше хез­мәт куй­са, хә­зер ул ун мәр­тә­бә кыс­кар­ды. Бү­ген­ге көн­дә дан­лык­лы оеш­ма "Ак барс" хол­дин­гы­ның бер...

Э­лек­ке­ге ел­лар­да Чал­лы­ны тө­зү бе­лән Кам­гэ­сэ­нер­гос­т­рой про­из­вод­ство бер­ләш­мә­се кол­лек­ти­вы шө­гыль­лә­нә иде. Үз ва­кы­тын­да объ­ект­лар фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды. Сый­фат мәсь­ә­лә­се дә юга­ры иде. Үз­гәр­теп ко­ру­дан соң тө­зе­леш җи­ңел ак­ча эш­ләү өл­кә­се­нә әй­лән­де. Элек Кам­гэс­та 96 мең ке­ше хез­мәт куй­са, хә­зер ул ун мәр­тә­бә кыс­кар­ды. Бү­ген­ге көн­дә дан­лык­лы оеш­ма "Ак барс" хол­дин­гы­ның бер үк­сез ба­ла­сы ро­лен­дә кал­ды. Кай­да эш би­рә­ләр, алар шун­да. Фә­кать Чал­лы­да тү­гел. Дис­тә­лә­гән оеш­ма­лар бер квад­рат метр­ны 18-20 мең сум­га тө­зи дә, 40-50 мең сум­га са­та. Шу­лай итеп, зур та­быш ала. "Фон" ябык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те (ди­рек­то­ры Ана­то­лий Ли­ва­да) Яшь­лек прос­пек­ты­ның сул ягын­да җир­ләр алып, ма­тур гы­на йорт­лар сал­ды. Ан­да бү­ген ме­ңәр­лә­гән га­и­лә яши. Яңа тө­зе­лә тор­ган­на­ры да хәт­тин аш­кан. Лә­кин фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру бе­лән проб­ле­ма. Чөн­ки кал­дык су­лар­ны агы­зу тор­ба­сы та­ләп­ләр­гә җа­вап бир­ми. Шун­лык­тан "Фон" җәм­гы­я­те ту­гыз метр ти­рән­лек­тә кол­лек­тор - олы ди­а­метр­лы суүт­кәр­геч тө­зи. Аны тап­шыр­мый то­рып, йорт­лар­га за­кон­лы ху­җа­ла­рын керт­мә­я­чәк­ләр. Җәм­гы­ять җи­тәк­че­ле­ге бел­де­рү­ен­чә, бик кыйм­мәт­ле кол­лек­тор тө­зе­ле­ше бы­ел көз­гә ге­нә тө­гәл­лә­нә­чәк.

128 фа­тир­лы 65/03 йор­ты да шу­шы сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да бик­ле то­ра. Ә бит ул 2011 ел­ның җә­ен­дә үк ху­җа­ла­ры­на би­ре­лер­гә ти­еш иде. Тү­зем­ле­ге бет­кән доль­щик­лар җы­е­лы­шы "Фон" җәм­гы­я­те ад­ми­нис­т­ра­ци­я­се ал­ды­на кат­гый та­ләп­ләр куй­ды.

- Шә­һәр ха­ки­ми­я­те ба­рын да кон­троль­дә то­та. Та­ләп­лә­ре­гез за­кон­лы, без сез­нең як­та, - ди­де шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ил­дар Әх­мәт­гә­рә­ев. Ә ха­лык, үз чи­ра­тын­да, ха­ки­ми­ят ал­ды­на "Фон" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те объ­ект­ла­рын би­реп бе­тер­ми то­рып, яңа тө­зе­леш өчен җир бир­мәс­кә ди­гән та­ләп куй­ды.

Р.ГА­ЛИ­МУЛ­ЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев