Һава торышы начарлана
Бүген һәм иртәгә республикабызда карлы-буранлы һава торышы хөкем сөрәчәк. Бу уңайдан ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе автомобильчеләрне юлларда сак булырга, мөһим булмаганда шәһәр читенә чыгып йөрмәскә чакыра. Төнлә һәм көндез көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, буран һәм бозлавык булуы ихтимал дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе....
Бүген һәм иртәгә республикабызда карлы-буранлы һава торышы хөкем сөрәчәк. Бу уңайдан ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе автомобильчеләрне юлларда сак булырга, мөһим булмаганда шәһәр читенә чыгып йөрмәскә чакыра. Төнлә һәм көндез көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, буран һәм бозлавык булуы ихтимал дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Һава торышының начар торуы сәбәпле инде бүген М-7 трассасында зур "бөке" хасил булды. Машина белән йөрү, аеруча, Питрәч районы Шәле авылы янында кыенлашты. Шул сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәрләре вакытлыча Чаллы трассасын ябып торырга булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев