Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айлык дәвам итә

Шәһәребездә өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Сәнгать көллиятендә Комсомол районы ветераннары өчен "Буыннар очрашуы" исемле концерт булды. Район администрациясе җитәкчесе урынбасары Татьяна Скибина өлкәннәргә изге теләкләр теләп чыгыш ясады. "Без сезнең белән горурланабыз, хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез. Бөек төзелешнең башында торып, сез зур батырлык кылдыгыз. Бүген сез салган калада...

Шәһәребездә өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә.

Сәнгать көллиятендә Комсомол районы ветераннары өчен "Буыннар очрашуы" исемле концерт булды. Район администрациясе җитәкчесе урынбасары Татьяна Скибина өлкәннәргә изге теләкләр теләп чыгыш ясады. "Без сезнең белән горурланабыз, хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез. Бөек төзелешнең башында торып, сез зур батырлык кылдыгыз. Бүген сез салган калада балаларыгыз, оныкларыгыз яши, исән-сау, сәламәт булыгыз", - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Чаллы икмәге" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов әби-бабайларга исәнлек теләп, бүләкләр тапшырды. Быел түгәрәк датаны тутырган төзүче ветераннарны исемләп атап, аларны да аерым котладылар.

Көллият студентлары үзләренең берсеннән-берсе матур чыгышлары белән сөендерделәр.

Ветераннарны хөрмәтләү кичәсе Элеватор тавы бистәсендәге "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә дә үтте. Биредә өлкәннәр өчен "КОМ" предприятиесе мәҗлес оештырды. Анда үткәннәрне искә алдылар, дөньялар, илләр имин булсын, дип теләделәр, догалар кылдылар.

Чараны шәһәребез талантлары чыгышы бизәде. Өлкән буын кешеләрен хөрмәтләү чаралары Чаллыда ай ахырына кадәр дәвам итә.

Илдар ИСЛАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X