Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчаларга хезмәткәрләр җитми

1сентябрьдә шәһәрнең Мәләкәс аръягы, Яр буе микрорайоннарында һәм ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында тагын өч балалар бакчасы сафка кертелергә тиеш. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев яңа бакчалар төзелеше кызыксынды һәм бу эшләрнең һәр көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов контролендә булырга тиешлеген искәртте. "Төзелешне билгеләнгән вакытка тәмамлау өчен...

1сентябрьдә шәһәрнең Мәләкәс аръягы, Яр буе микрорайоннарында һәм ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында тагын өч балалар бакчасы сафка кертелергә тиеш. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев яңа бакчалар төзелеше кызыксынды һәм бу эшләрнең һәр көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов контролендә булырга тиешлеген искәртте. "Төзелешне билгеләнгән вакытка тәмамлау өчен без өч сменалы эш графигына күчәргә тиеш",- диде ул. Яңа төзелүче бакчаларда балалар өчен тагын 820 урын әзерләнә. Өч бакчада эшләү өчен 200 хезмәткәр кирәк була. Шәһәр хакиме моның да зур проблема булуын, кадрлар җитешмәвен, кешеләрне чакырырга, инандырырга һәм белгечләр әзерләргә кирәклеген әйтте. Бакчалар ачылу белән тулы көчкә эшли башларга тиеш, диде ухаким. 10 июньдә ачылган биш балалар бакчасында 400 хезмәткәр эшләячәген исәпкә алсаң, бакчаларны кадрлар белән тәэмин итү бик җитди мәсьәлә булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев