Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар табибын сайлыйлар

Үзеңнең яраткан табибыңа тавышны www.bestpediatr.ru сайтында 2 декабрьдән алып 26 гыйнварга кадәр биреп була. Табибларга һәм шәфкать туташларына түбәндәге номинацияләр буенча тавыш бирергә мөмкин: "Һөнәргә тугрылык", "Мәрхәмәтле йөрәк өчен" һәм "Профессионализм өчен". Шулай ук теләге булганнар үз фикерләрен, табибларга багышланган рәсемнәрен, фотографияләрне һәм видеосюжетларны калдыра алалар. "Минем яраткан балалар табибы"...

Үзеңнең яраткан табибыңа тавышны www.bestpediatr.ru сайтында 2 декабрьдән алып 26 гыйнварга кадәр биреп була.

Табибларга һәм шәфкать туташларына түбәндәге номинацияләр буенча тавыш бирергә мөмкин: "Һөнәргә тугрылык", "Мәрхәмәтле йөрәк өчен" һәм "Профессионализм өчен". Шулай ук теләге булганнар үз фикерләрен, табибларга багышланган рәсемнәрен, фотографияләрне һәм видеосюжетларны калдыра алалар.

"Минем яраткан балалар табибы" проекты ел саен үзенең географиясен киңәйтә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, узган елда тавыш бирүдә 820 балалар табибы һәм 1311 шәфкать туташы катнашты. Яраткан медицина хезмәткәрләре өчен барлыгы 33690 тавыш кабул ителгән. Оештыручыларның сүзләренә караганда, сайтка керүчеләрнең саны елдан-ел арта, ә конкурс табиблар һәм пациентлар өчен дә матур традициягә әйләнеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев