Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИны – өч этапта

2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс". 2015 елда беренче имтиханны февраль аенда бирәләр: вузларга укырга керергә теләүчеләр һәм 10нчы сыйныфта география буенча программаны тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен география һәм рус теле буенча БДИ беренче тапкыр...

2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс".

2015 елда беренче имтиханны февраль аенда бирәләр: вузларга укырга керергә теләүчеләр һәм 10нчы сыйныфта география буенча программаны тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен география һәм рус теле буенча БДИ беренче тапкыр кышка билгеләнгән. Ул шимбә, 14 февраль көнне узачак.

Аннары БДИ-2015 "Вакытыннан алда этабы - төп этап" схемасы буенча үтә. Вакытыннан алда этабы 23 март көнне математика буенча имтихан белән башлана һәм 24 апрельдә (резерв көне) тәмамлана. Төп этап 25 майда география һәм әдәбият буенча имтиханнан башлана. Рус теленнән имтиханны 28 май көнне язачаклар.

2015 елда төп һәм профиль дәрәҗәләренә бүленгән математика буенча имтиханны 1 июнь (төп) һәм 4 июнь (профиль) көнне бирәләр. Төп вакыт һәм БДИ-2015нең бөтен кампаниясе 26 июньдә резерв көнендә тәмамлана. Алданрак хәбәр ителгәнчә, быел узган елларда мәктәп тәмамлап вузларга керергә теләүчеләр өчен БДИның июль этабы үткәрелми.

Моннан тыш, декабрь аенда укучылар йомгаклау иншасы язачак, ул "зачет/незачет" принцибы буенча бәяләнәчәк һәм БДИга кертү-кертмәүне хәл итәчәк.

Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы Сергей Кравцов БДИ үзгәрешләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X