Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бердәм экология дәресе

Россия Федерациясендә һәм элеккеге БДБ илләрендә 12 май экологик берәмлек көне буларак 1991 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне ТР районнарында һәм шәһәрләрендә дә төрле экологик акцияләр үткәрелә: күргәзмәләр оештырыла, конференция, конкурслар уза, елга буйларын, сулыкларны чистарту, паркларны җыештыру, территорияне яшелләндерү кебек табигатьне саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. 12 май көнне Чаллы...

Россия Федерациясендә һәм элеккеге БДБ илләрендә 12 май экологик берәмлек көне буларак 1991 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне ТР районнарында һәм шәһәрләрендә дә төрле экологик акцияләр үткәрелә: күргәзмәләр оештырыла, конференция, конкурслар уза, елга буйларын, сулыкларны чистарту, паркларны җыештыру, территорияне яшелләндерү кебек табигатьне саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

12 май көнне Чаллы мәктәпләрендә дә шулай ук бердәм экология дәресләре үткәрелде. ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә мәктәпләрдә укучылар белән очраштылар. Аларга табигатебез, аның кешеләр белән бәйләнеше, табигый байлыкларны саклау турында сөйләделәр.

Шундый дәресләр Чаллының 29нчы гимназиясендә дә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары табигать күренешләрен тасвирлаган рәсемнәр ясадылар. Аларны коридорга элеп тә куйдылар.

Гимназиянең география укытучысы Алия Әхмәтова 5-6 сыйныф укучылары белән әйләнә-тирә мохит, хәзерге табигать һәм экологик катастрофалар турында әңгәмә корды, балаларны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Табигатьне бәла-казалардан ничек саклау, урман-кырларыбызның, елга-күлләребезнең чисталыгын, һаваның сафлыгын тәэмин итүгә һәркемнең өлеш кертә алуы турында уртага салып сөйләштеләр балалар.

"18 апрельдә 8-9нчылар "Челныводоканал" да экскурсиядә булып кайтканнар иде. Экология дәресендә без укучылар белән экскурсиядә күргәннәребез, тәэсирләребез белән уртаклаштык. Суның краннарга килгәнче нинди этаплар үтүе, ничек чистартылып, эчәргә, кулланырга ярашлы хәлгә китерелүе, моның өчен күпме хезмәт куелуы турында сөйләштек. Кеше тормышында суның мөһим ролен ассызыкладык", - ди Алия Маратовна. Һәм, әлбәттә инде, җир шарындагы эчәргә яраклы су запасы, табигатькә хуҗаларча мөнәсәбәт кебек мөһим моментларга да тукталганнар.

Югары сыйныфларда "Бердәм экология дәресе" туклану продуктларына багышлап уздырылган. Туклануның әһәмияте, ризыкларның составы, экологик чиста ризыкларның кеше организмына файдасы турында сөйләшү белән бергә, төрле химикатлар кулланып үстерелгән, табигыйлеген югалткан нитратлы яшелчә, җиләк-җимешләрнең, тиз үсешне тәэмин итүче өстәмә азык кулланып җитештерелгән кош һәм терлек итенең зарары турында да фикер алыштылар.

Алия Әхмәтова мәктәптә "Яшел эстафета" дигән экология түгәрәге дә алып бара. Түгәрәккә йөрүче 5нче сыйныф укучылары экологик-биологик үзәк оештырган төрле бәйге-конкурсларга әзерләнәләр, укытучы апалары ярдәме белән туган як табигатен, аның үзенчәлекләрен өйрәнәләр.

И.ӘХТӘМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев