Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без – коррупциягә каршы!

Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасында яшьләр, эшмәкәрләр һәм хакимият вәкилләре коррупция проблемалары, аңа каршы көрәш юллары турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Президенты коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсе һәм "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Әлеге очрашуда яшьләргә коррупциягә каршы көрәш механизмнары турында сөйләделәр, эшмәкәрлекне активлаштырырга чакырдылар....

Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасында яшьләр, эшмәкәрләр һәм хакимият вәкилләре коррупция проблемалары, аңа каршы көрәш юллары турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Президенты коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсе һәм "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

Әлеге очрашуда яшьләргә коррупциягә каршы көрәш механизмнары турында сөйләделәр, эшмәкәрлекне активлаштырырга чакырдылар. Татарстанның эшмәкәрлекне яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова, мәсәлән, эшмәкәрлекне дәүләт яклавы, бюрократик киртәләрне кыскарту һәм коррупция турында чыгыш ясады.

Соңыннан шәһәр студентлар советы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе оештырган "Без - коррупциягә каршы!" дип исемләнгән фотокүргәзмә һәм стена газетасы бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев