Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхет ул куаныч-шатлыкка елыша

Күп кенә психологларның киңәшләрендә "бүген һәм шушы мизгелдә" дигән принципка зур урын бирелә. Шушы мизгелдәге бәхеткә ихлас куана белүчеләр озаграк яши, авыруларга бирешми, дигән фикердә әлеге белгечләр. Ә бит, чынлап та, "бүген һәм шушы мизгелдәге" халәтебез әлеге мизгелнең хозурлыгын, куанычын ихластан, бөтен йөрәгең белән кичерү бәхетен бүләк итә. Гомумән, нәрсә...

Күп кенә психологларның киңәшләрендә "бүген һәм шушы мизгелдә" дигән принципка зур урын бирелә. Шушы мизгелдәге бәхеткә ихлас куана белүчеләр озаграк яши, авыруларга бирешми, дигән фикердә әлеге белгечләр.

Ә бит, чынлап та, "бүген һәм шушы мизгелдәге" халәтебез әлеге мизгелнең хозурлыгын, куанычын ихластан, бөтен йөрәгең белән кичерү бәхетен бүләк итә. Гомумән, нәрсә генә эшләсәк тә, аннан куаныч таба белергә өйрәник. Әйтик, савыт-саба юабыз икән, җылы суга, юганнан соң яңарып, ялтырап киткән чынаякларның матурлыгына сокланыйк. Чәчебезне фен белән киптерәбез икән, һәр тотам чәчнең кабарып, матур прическа хасил итүенә хозурланыйк. Нәтиҗәдә, без шушы мизгелдә бәхетле, ә бу халәт сәламәтлек өчен бик мөһим.

Тагын бер файдалы киңәш: беркайчан да берьюлы берничә эшкә алынмагыз. Әле анда, әле монда талпыну сезнең шушы мизгелдә башкарган эштән алган куаныч-хозурлыгыгызның көчен-тәэсирен киметәчәк. Чөнки күңелегезне инде икенче эшнең нәтиҗәсе турындагы борчылу-хафалану биләячәк.

Әлбәттә, бу киләчәккә планнар коруга да, үткәннәргә анализ ясарга да комачаулык итми. Ләкин кичә булган күңелсезлек өчен борчылудан яки иртәгә эшләнәчәк гамәл өчен алдан ук кайгырудан файда юк. Бу - башыңны юк-бар уйлар белән бимазалау һәм бушка үткәргән вакыт кына.

Иң мөһиме, сез шушы мизгелдә бәхетлеме, сәламәтме, балаларыгыз, якыннарыгыз исән-саумы - шуңа ихластан сөенегез. Гомумән, бәхет күбрәк куаныч-шатлыкка, игелек-шәфкатькә елыша. Аз гына шатлыкны да зур итеп кабул итәргә өйрәнсәгез, күңелегездә кешеләргә карата һәрвакыт рәхим-шәфкать яшәсә, гомерегез озын һәм сәгадәтле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X