Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхеткә юллар салучылар

"Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте юллар төзү буенча Россиядә иң яхшы оешмалар сафында. Күп еллар буе предприятиедә тупланган тәҗрибә нигезендә, юл салучылар илебезнең җаваплы объектларында эшлиләр. "Камдорстрой" хезмәткәрләре заказчыларның ышанычын аклап киләләр: югары җитештерүчәнлек технологиясен кулланып, алар яхшы сыйфатлы нәтиҗәгә ирешәләр. Бераз гына үткәннәргә кайтып, трестның тарихына күз салсак, предприятиенең...

"Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте юллар төзү буенча Россиядә иң яхшы оешмалар сафында.

Күп еллар буе предприятиедә тупланган тәҗрибә нигезендә, юл салучылар илебезнең җаваплы объектларында эшлиләр. "Камдорстрой" хезмәткәрләре заказчыларның ышанычын аклап киләләр: югары җитештерүчәнлек технологиясен кулланып, алар яхшы сыйфатлы нәтиҗәгә ирешәләр.

Бераз гына үткәннәргә кайтып, трестның тарихына күз салсак, предприятиенең 1971 елда оешканын күрәбез. СССР вакытында гигант КАМАЗ төзелеше башлангач, юллар салу проблемасы алга килеп баса. Шул чагында илнең Транспорт төзелеше министрлыгының баш юллар төзү идарәсе карар итә: "Каздорстрой"ның 100нче механикалаштырылган колоннасы һәм СУ-852, СУ-8175 автобаза оешмаларын берләштереп, трест төзелә.

Менә 43 ел буе "Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте зур казанышлар белән алга бара. Елдан-ел оешма үзенең эшчәнлеген арттыра, аның төзелешләр географиясе Татарстаннан читтә дә киң урын ала. Күрше Түбән Камада нефтехимиклар комплексында юллар төзеп өлгермиләр, аларны ЕлАЗга эшкә чакыралар. Аннан нефтьчеләр - "Татнефть" акционерлар җәмгыяте заказларын үтәү, "Бигеш" аэропортында очу полосасын төзекләндерү һәм башкалар. Юл салучыларны ерак-еракларга эшкә чакырып кына торалар. Алар бүген Мәскәү өлкәсендә, Амурда, Красноярскида, Әстерханда, Кавказ төбәкләрендә, Кара диңгез буйларында юллар төзиләр, очу полосаларына асфальт җәяләр.

"Камдорстрой" җәмгыяте заманча алдынгы технологияләрне куллануны беренчеләрдән булып башлап җибәргән коллектив. Әйтик, "Тонфриз" дигән техник алым белән җәелгән юка юл өслеге тузудан саклый. Бу катламда кайнар битум минераль катнашмага кушып ясалган тузанга әйләнми торган чуер таш - мастик асфальт-бетон кулланыла.

Һәр елны кышка аяк басканда, коллектив үзенең алдынгы эшчеләрен барлый, сезонны бүләкләүләр белән яба. Быел республикабызның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мактау грамотасы белән оешманың биш хезмәткәре бүләкләнде. Алар - бетон салучы Владимир Архипов, экскаватор машинисты Рим Латыйпов, автогрейдер машинисты Евгений Миронов, эшче Александр Игошин һәм бульдозерчы Александр Хромов. Тагы дүрт гади эшчегә министрлык тарафыннан рәхмәт белдерелде. Ә инде коллективның үзендә җитәкчелек һәм профсоюз оешмасы күпләрне бүләкләде.

Узган ел трест 107 133 км юл салса һәм ремонтласа, быел бу сан тагы да күбрәк. Нәтиҗәләр ел ахырында билгеле булачак. Очыш полосалары да быел шактый күп төзекләндерелде һәм салынды. "Казан" халыкара аэропортында, Горно-Алтайск, Толмачёво, Новосибирск, Минеральные Воды, Анапа аэродромнарында эшләр сыйфатлы итеп башкарылды.

"Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте үз хезмәткәрләрен социаль яктан яклауны югары дәрәҗәдә тәэмин итә. "Радуга" санаториенда коллективның эшчеләре генә түгел, биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар да сәламәтлекләрен ныгыта. Биредә ял һәм дәвалану өчен бөтен шартлар тудырылган. Саф һавалы урман кочагында урнашкан "Радуга"да тәҗрибәле табиблар эшли, җиһазлар да заманча. Җәй айларында монда балалар ял иттеләр, саулыкларын ныгыттылар.

Алдынгы коллективны бүген тәҗрибәле, алдынгы карашлы Сәйдәш Рәфгать улы Якупов җитәкли. Ул бөтен җаны-тәне белән эшкә бирелгән генераль директор. Трестның барлык уңышлары аның тырышлыгы һәм тупланган бердәм коллектив эшчәнлегенә бәйле.

Без һәр көнне тигез юллардан йөрсен өчен хәләл көчләрен салган "Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтәбез. Эшләрегез уң, һава торышы һәрчак әйбәт булсын сезгә, бәхет юлларын салучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев