Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре – халыкара конгресста

Шушы көннәрдә Казанда "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I халыкара хатын-кызлар конгрессы үтте. Анда Россия, Кытай, Бенин, Швейцария, Бразилия, Боливия, Руанда, Швеция, Бөекбритания, Иран, Алжир, Нигерия, БДБ илләренең - барлыгы 2 дистәдән артык дәүләтнең икътисад, сәясәт, бизнес һәм мәгариф өлкәләрендә әйдәп баручы 400дән артык, шул исәптән, Гөлзадә Руденко җитәкчелегендә Чаллының...

Шушы көннәрдә Казанда "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I халыкара хатын-кызлар конгрессы үтте.

Анда Россия, Кытай, Бенин, Швейцария, Бразилия, Боливия, Руанда, Швеция, Бөекбритания, Иран, Алжир, Нигерия, БДБ илләренең - барлыгы 2 дистәдән артык дәүләтнең икътисад, сәясәт, бизнес һәм мәгариф өлкәләрендә әйдәп баручы 400дән артык, шул исәптән, Гөлзадә Руденко җитәкчелегендә Чаллының эшлекле хатын-кызлары катнашты.

Чарага чакырылучылар арасында илчеләр, дипломатлар, компанияләр башлыклары һәм топ-менеджерлары, төрле дәрәҗәдә булган депутат хатын-кызлар, дәүләт хакимияте органнары, фондлар һәм иҗтимагый оешмалар, шул исәптән, дөньякүләм оешмалар җитәкчеләре бар иде. Аерым алганда, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган белешмә буенча, "Гаилә" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү республика мәгълүмати-методик үзәге эшчәнлеге хакындагы доклад белән аның җитәкчесе Татьяна Журавлева чыгыш ясады.

I Халыкара хатын-кызлар конгрессы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Евразия икътисади комиссиясе һәм Казан каласы мэриясе ярдәмендә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев