Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы” – инвесторлар җәлеп итү өчен менә дигән парк

Узган ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булып китте. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән бергәләп, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты һәм ике төзелеш объектын карады. 10 ноябрьдә "КАМАЗ-Мастер" командасының йөк машиналарын "Дакар- 2015" ярышларына озаттылар. Рөстәм Миңнеханов егетләргә уңышлар теләде. Раллига старт киләсе елның 4 январенда бирелә....

Узган ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булып китте. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән бергәләп, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты һәм ике төзелеш объектын карады.

10 ноябрьдә "КАМАЗ-Мастер" командасының йөк машиналарын "Дакар- 2015" ярышларына озаттылар. Рөстәм Миңнеханов егетләргә уңышлар теләде. Раллига старт киләсе елның 4 январенда бирелә. 9 мең километрга сузылган трасса Аргентина, Чили һәм Боливия аша уза.

Татарстан Президенты төзекләндерелгән күперне дә карады. Ул Чаллы елгасы аша салынган. 180 млн сумга төшкән әлеге күпернең озынлыгы 2 км, киңлеге 7,5 км. "Главтатдортранс" предприятиесе директоры Эдуард Данилов әйтүенчә, бу объект һәм аның янындагы мәйдан җирле предприятиеләрдә җитештерелгән төзелеш материаллары ярдәмендә төзекләндерелгән. Төзүчеләр күпергә 8 елга гарантия бирәләр. Рөстәм Миңнеханов яңа объектны югары бәяләде.

Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Илдар Әхмәтгәрәев әйтүенчә, бу күперне төзекләндерү "пик" вакытларында "Пединститут" тукталышындагы күпердә транспорт агымын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Аннары республика җитәкчесе төзелә торган сәнәгать паркы белән танышты. Рөстәм Нургали улына "Чаллы" индустриаль паркының әзер биналарын күрсәттеләр. Бу парк агымдагы елның апрелендә төзелә башлаган иде. Аны 2020 елда тулысынча төзеп бетерү планлаштырыла. 100 га мәйданлы паркта 3 000 эш урыны булыр дип планлаштырыла. Бүгенге көндә паркны техник челтәрләргә тоташтыру мәсьәләсен хәл итәсе бар. Моңа Икътисад министрлыгыннан субсидия кирәк. Президент резидентлар җәлеп иткәндә, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин белән бергәләп эшләргә чакырды. "Күтәрелгән проблемалар хәл ителер. Сез искиткеч мөһим эш башкарасыз. Бу парк - инвесторлар җәлеп итү өчен менә дигән мәйдан. Әлеге проектны тормышка ашыруга төрле яклап ярдәм итәрбез", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев