Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-мастер” кабат куандырды

Әстерхан өлкәсендә үткән “Каһан алтыны-2018” Россия ралли-рейдлар чемпионатының икенче этабы “КАМАЗ-мастер” командасындагы Андрей Каргинов экипажының җиңүе белән төгәлләнде.

Чем­пи­о­нат­ның өчен­че кө­не ком­нар һәм кал­ку­лык­ла­ры, кө­тел­мә­гән чат­ла­ры һәм бо­ры­лыш­ла­ры бул­ган да­ла юл­ла­ры бе­лән ис­тә кал­ды. Ка­маз­лы­лар өчен мон­дый юл­лар зур сюр­приз­лар ки­тер­мә­сә дә, Эду­ард Ни­ко­ла­ев ав­то­мо­би­лен­дә ягу­лык труб­ка­сы­ның ти­ше­лүе ке­бек кү­ңел­сез­лек­кә юлык­тыр­ды. Югал­ган ва­кыт эки­паж­ны ли­дер­лык­тан мәх­рүм ит­те. Шу­лай да го­мүм­ко­ман­да нә­ти­җә­се сө­е­неч­ле: “КА­МАЗ-мас­тер” эки­паж­ла­ры ярыш­лар­ның йөк ма­ши­на­ла­ры за­че­тын­да 3 бе­рен­че урын яу­ла­ды. Ә аб­со­лют за­чет­та ка­маз­лы­лар­ны ба­ры тик джип ка­те­го­ри­я­сен­дә­ге Бо­рис Га­да­син гы­на уза ал­ды. Узыш­лар­ның җи­ңү­че­се Ан­дрей Кар­ги­нов эки­па­жы, икен­че урын­да Эду­ард Ни­ко­ла­ев, өчен­че урын – Дмит­рий Сот­ни­ков эки­па­жын­да.

 

Фото: пресс-служба мэрии Н.Челнов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев