Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КБК да яңа җайланма

С.П.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты “ETERNA” фирмасы белән мах¬сус җайланма кайтарту буенча контракт төзеде. “ETERNA” “BOBST” Швейцария компаниясе милке) Азия базарларында 60% урын биләүче лидерларның берсе.

Яңа җай­лан­ма “Чал­лы Упак” җәм­гы­я­те­нә Клин шә­һә­ре­нә кай­та­ры­ла­чак. Би­ре­дә КБКның “Кли­нАв­тоТ­ранс” ябык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те бе­лән ур­так пред­при­я­ти­е­се бар (51 % ак­ция – КБКны­кы). Кә­газь­ләр­не ки­сә һәм бер­ке­тә тор­ган әле­ге җай­лан­ма “BOBST ком­па­ни­я­се ин­же­нер­ла­ры бе­лән бер­лек­тә ясал­ган.

   “Чал­лы Упак” җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те­нең бе­рен­че чи­ра­ты июнь аза­гы­на саф­ка бас­ты­ры­ла­чак. Клин­да та­гын бер гофр ма­ши­на­сы һәм ике эш­кәр­тү ли­ни­я­се, шу­лай ук ти­еш­ле сә­нә­гать ин­фрас­т­рук­ту­ра­сы да га­мәл­гә кер­те­лә­чәк. Гофр җи­теш­те­рү­не җай­га са­лу нә­ти­җә­сен­дә КБК Мәс­кәү ти­рә­сен­дә­ге кул­ла­ну­чы­ла­ры­на про­дук­ци­я­нең ас­сор­ти­мен­ты, за­каз­лар һәм ло­гис­ти­ка бу­ен­ча иң ях­шы шарт­лар­ны тәкъ­дим итә ала­чак. Яңа сә­нә­гать­нең ку­ә­те – ае­на 12 млн. кв. метр гоф­ро­та­ра. 2016 ел­да әле­ге про­дук­ция бу­ен­ча Мәс­кәү өл­кә­се ба­зар­ла­рын­да 10,8 % өле­ше бул­са, якын ара­да КБК бу күр­сәт­кеч­не 20% ка ка­дәр кү­тә­рер­гә җы­е­на.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев