Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 47 авылны юк итәргә мөмкиннәр

Татарстанда кеше яшәми торган 47 авыл бар. Аларны бетерү тәртибе билгеләнгән.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында белдерелде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Утырышта депутатлар җирле үзидарә турындагы законның ритуаль хезмәтләр оештыру өлешен гамәлгә ашыру буенча фикерләштеләр.
Закон нигезендә зират өчен бирелгән җирләрнең авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү каралган булуы билгеләп үтелде. Хәзергә Татарстанда 3 меңнән артык зират бар. 1024 зират авыл хуҗалыгы, 17 сәнәгать, 1580е торак пунктлар, 37се аеруча сакланыла торган территорияләр һәм объектлар, 386сы категориясе билгеләнмәгән, 19ы урман фонды җирләрендә урнашкан.
Җирләрнең категорияләрен күчерү турындагы документлар Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелергә тиеш, әмма әлегә биш районнан — Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле һәм Сабадан гына гариза тапшырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан җир участоклары категориясен зиратка үзгәртү турында Буа һәм Саба районнары буенча гына карар чыгарылган.
Парламентарийлар булмаган авылларны икенче проблема дип атадылар, республикада алар — 47. Ул авылларда да зиратлар бар.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X