Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа төр аралашу ысулы

IP- телефония хезмәтләренә ихтыяҗ арту Чаллыга яңа федераль компанияне җәлеп итте. Дистәдән артык уенчысы булган телефон хезмәтләр базарына “Манго Телеком” да кушылды.

Үзе­нең Чал­лы­га ки­лү сә­бә­бен ком­па­ния тө­бәк­ләр­дә вир­ту­аль те­ле­фо­ния хез­мәт­лә­ре­нә их­ты­яҗ зу­раю бе­лән аң­ла­та. Шун­лык­тан биз­нес шә­һә­ра­ра элем­тә чы­гым­на­рын азай­ту бе­лән кы­зык­сы­на. Бу биг­рәк тә эре оеш­ма­лар, колл-үзәк­ләр, офис­тан ерак­та то­рып эш­лә­ү­че колл-үзәк­ләр өчен ак­ту­аль. Фи­ли­ал­ла­ры, ко­ман­ди­ров­ка­да бул­ган хез­мәт­кәр­лә­ре бул­ган ком­па­ни­я­ләр өчен дә мон­дый хез­мәт ку­лай са­на­ла.

Бү­ген­ге көн­дә Mango Office опе­ра­то­ры Рос­си­я­дә сә­ү­дә, сә­нә­гать, фи­нанс, ме­ди­ци­на һәм баш­ка өл­кә­ләр­дә эш­лә­ү­че 40 мең­ләп оеш­ма­га хез­мәт күр­сә­тә. Mango Office Чал­лы эш­мә­кәр­лә­ре­нә га­дә­ти те­ле­фон ка­нал­ла­рын­нан баш тарт­кан оч­рак­та Ин­тер­нет аша “бо­лыт” ком­му­ни­ка­ци­я­лә­рен тәкъ­дим итә­чәк. IP-те­ле­фо­ния плат­фор­ма­сын­да 150 төр­дән ар­тык сер­вис­ка ку­шы­лып бу­ла. Вир­ту­аль АТС­лар­ны мах­сус софт һәм гар­ни­тур­лар яр­дә­мен­дә компь­ю­тер­лар аша яки га­дә­ти те­ле­фон ап­па­рат­ла­ры аша ком­па­ни­я­ләр­не элем­тә бе­лән тә­э­мин итү­дә кул­ла­на­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев