Шəhри Чаллы

1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды

1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына даими басма матбугатка язылу кампаниясе башлана. Июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук Россия Почтасының махсус сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга язылырга мөмкин булачак. Үзең өчен генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче туганнар, якыннарга да матбугатны яздыртып була. Россия Почтасы каталогы...

1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына даими басма матбугатка язылу кампаниясе башлана. Июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук Россия Почтасының махсус сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга язылырга мөмкин булачак. Үзең өчен генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче туганнар, якыннарга да матбугатны яздыртып була.

Россия Почтасы каталогы буенча ясалган ташламалар белән Россия Почтасы порталында кулланырга була. Биредә өйдә яки офиста утырып, хезмәт өчен банк картасы ярдәмендә комиссиясез түләп, бик җайлы гына матбугатка язылырга мөмкин.

Язылу кампаниясе вакытында Россия Почтасы Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгының төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы исемлегенә кергән матбугатка язылучыларга, үз каталогы аша язылганда 25 процент ташлама, башка язылу агентлыклары каталогы кулланылса, 20 процент ташлама ясаячак, дип хәбәр итә Россия Почтасы матбугат хезмәте.

Шулай ук почта бүлекләрендә шәһәребезнең рәсми газетасы булган "Шәһри Чаллы"га ярты елга язылырга була. Чәршәмбе-җомга саны 672 сум, калын булып чыга торган җомга санына 540 сумнан язылырга була. Редакцядән килеп алганда ярты ел өчен 250 сум гына түләргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: