Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 декабрьдән яңа төр штраф кертелә

Кагыйдәләрне бозучыга штраф чиксез күләмдә язылырга мөмкин.

Кышка да кереп барабыз. Әмма йөртүчеләрнең күбесе әле машиналарының “аяк киемен” алмаштырмаган.

Шулай да бу эшне озакка сузарга ярамый. Беренчедән, ул үзебезнең хәвефсезлек өчен кирәк булса, икенчедән, штрафка эләгүең бар. Чөнки 1 декабрьдән кышын - җәйге тәгәрмәчләр, ә җәй көннәрендә - кышкылары белән машина йөртүчеләргә штраф салына башлый.

Сезонга туры килмәгән шиналар белән йөрү мәсьәләсе буенча берничә ел бәхәсләр барды. Нәтиҗәдә 2023 елда бу фикер алышуларга нокта куелды – ел фасылына туры килмәгән тәгәрмәчтә йөрүгә рәсми тыю кертелде.

“Бу тыюны бозган өчен 500 сум штраф карала. Һәм шунысын әйтергә кирәк: кагыйдәләрне бозучыга штраф чиксез күләмдә язылырга мөмкин”, – дип аңлаталар республиканың Транспорт министрлыгында. Шул рәвешле водительләрне “акылга утыртмакчылар”.

Һәр чат саен штраф язуларын теләмәсәң, тәгәрмәчләрне вакытында алмаштыру җаен табарга туры киләчәк, дип хәбәр итә https://omet-rb.com

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев