Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июльдән нинди үзгәрешләр көтелә?

2020 елның икенче яртыеллыгы башында дистәләрчә яңа законнар үз көченә керә. Шуларның гади халыкка “тия” торган иң әһәмиятлеләрен барлап үтик.

* 1 июль – Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне. Барлыгы 206 үзгәреш бер төзәтмә буларак тәкъдим ителә. Хакимият халыкны һәр төзәтмә буенча аерым-аерым тавыш бирү мәшәкатеннән коткару өчен шулай эшләргә карар итте. Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге үзгәрешләрне хуплап тавыш бирде, дип игълан ителсә, инде июльдә үк яңартылган Конституция  үз көченә керәчәк.

* Балалы гаиләләргә коронавирус китереп чыгарган кризиска бәйле тагын бер ярдәм чарасы күрсәтеләчәк. Дәүләт 16 яшькә кадәрге һәр балага 10ар мең сум күләмендә акча бирәчәк.

* Бөтен ил күләмендә үзмәшгульләргә салым  кертелә. Моңа кадәр салым 23 төбәктә генә гамәлдә булып килде (дүрт пилот-төбәктә  – 2019 елның 1 гыйнварыннан, тагын 19 субъектта – 2020 елның 1 гыйнварыннан).

* Пенсия һәм социаль түләүләр фәкать “Мир” картасына гына күчереләчәк.

* Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре кыйммәтләнә. ЖКХ тарифлары, төбәккә карап, уртача 2,4-6,5 процентка арта.

*  Гади халыктан электр исәпләгечләрне тикшертеп тору бурычы алына. Хәзер бу эш тулысынча энергетика компаниясенә йөкләнә. Шулай итеп, безгә приборларның сакланылышын күзәтергә һәм алар белән сак эш итәргә генә кала.

* Автомобильләр өчен “Инвалид” билгесе юкка чыгарыла. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында басым ясап әйтелгәнчә, инвалидлар яки аларның законлы вәкилләре бушлай парковка хокукына ия булу өчен 2021 елның 1 гыйнварына кадәр транспорт чарасын махсус исемлеккә кертү турында Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Тагын бер яңалык бюрократик киртәләрне алып ташлауга юнәлдерелгән: 1 июльдән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешегә түләүләр яки дәүләт хезмәтләре алу өчен инвалидлык турында белешмә кирәк булмаячак.

* Опекун-пенсионерлар һәм балигъ булмаган балаларның попечительләре өчен иминиятләштерү пенсияләрен индексацияләү яңартылачак.

* Аяк киемен маркировкалау мәҗбүригә әйләнә. Хәзер аны махсус кодлардан башка гына җитештерү, чит илгә чыгару, күпләп һәм ваклап сату тыела.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев