Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июльдән Пенсия фонды йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособие алу өчен гаризалар кабул итә

1 июльдән Пенсия фонды авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 70 меңнән артык гариза кабул ителгән. «Шәһәр буенча аерым санны аерып булмый, чөнки база Татарстан буенча берләштерелгән», – дип аңлатты Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов.

Татарстанда атасы яки анасы гына булган гаиләләргә түләү һәр балага 4 997,5 сум тәшкил итә (Татарстан Республикасында бала яшәү минимумының 50%ы – 9 955 сум), ә йөкле хатын – кызга 5 311 сум (Татарстан Республикасында эшкә яраклы кешенең яшәү минимумының 50%ы – 10 622 сум).
80 яшьтән өлкәнрәкләрне карау буенча компенсацияләр түләү өлкәсендә актив эш алып барыла. Чаллыда мондый яшьтәге 11 меңнән артык кеше яши. «Чаллыда яшәүче биш мең ярым кеше генә, ягъни 50%ы гына түләүне рәсмиләштергән. Түләү күләме 1 200 сум тәшкил итә.  Тагын биш мең ярым кешенең түләү алу хокукы бар, моның буенча мөрәҗәгать итегез», - диде Эдуард Фәттахов.  
Компенсация түләү I төркем инвалидларны, медицина оешмасы тикшерүе нәтиҗәсендә даими рәвештә тәрбиягә мохтаҗ дип табылган өлкәннәрне, 80 яшькә җиткән өлкәннәрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки балачактан I төркем инвалидларны тәрбияләүне гамәлгә ашыручы эшкә яраклы эшләми торган затларга билгеләнә.
Моннан тыш, мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкарыла. 10 000 сум күләмендә түләү 2021 елның 16 августыннан 31 декабренә кадәр башкарыла.
Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, опекуннар һәм балаларның попечительләре алырга мөмкин. Түләү шулай ук 18-23 яшьтә мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итә торган инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә түләнелә.  
Яр Чаллыда 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 98 мең бала дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 980 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә 97 меңгә якын гариза кабул ителгән. Эдуард Фәттахов искәртүе буенча, гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация