Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июньнән безне нинди үзгәрешләр көтә?

Җәйнең беренче көне тормышыбызга сизелерлек үзгәрешләр кертәчәк.

Беренчедән, банк роумингы бетерелә.
Июнь уртасыннан банк роуминглары бетерелә, ягъни бер банк эчендә картадан-картага күчергән өчен процентлар алынмаячак. Гадәттә комиссия бер төбәктәге кулланучыдан икенчесенә күчергәндә алына иде.

Иң яхшысы – балаларга!
1 июньнән балаларның ялын оештыру белән махсус реестрга кертелгән оешмалар гына шөгыльләнә алачак. Анда эләгү өчен оешмалар тикшерү узарга тиеш була. Реестр Интернетта, ачык ресурсларда урнаштырыла. Баласын лагерьга җибәргән һәр ата-ана, шул рәвешле, лагерьны оештыручылар хакында тулы мәгълүматка ия булачак.

Онлайн ипотека
Русия банклары онлайн ипотека бирә башлаячак. Владимир Путин Үзәк Банкка ипотекаларны онлайн бирү мөмкинлеген карарга йөкләмә биргән иде. Әлегә кадәр мондый ысул белән Русиядә ике банк кына ипотека бирә иде һәм алар да яңа йортлардан гына фатир алырга рөхсәт итте.

Эшсезләрне теркәү үзгәрә
1 июньнән эшсезләрне теркәү үзгәрә. Хәзер аларны исәпкә алганда, Эчке эшләр министрлыгыннан мәгълүмат соралачак. Шулай ук, балаларына кагылышлы мәгълүматны ЗАГС идарәсеннән сорату күздә тотыла. Эшсез калган кеше биргән мәгълүматлар арасында каршылыклар килеп туа икән, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре пособиене яңадан исәпләячәк.

Тахографлар мотлак
1 июньнән керәсе үзгәрешләр машина йөртүчеләргә дә кагылачак. Автобус һәм йөк машиналарына тахографлар урнаштыру таләбе 2019 елның ноябреннән гамәлгә кергән иде. Физик берәмлекләр өчен исә бу таләпләр 1 июньнән эшли башлый. Шул рәвешле, 12 тоннадан артыграк, Евро-3 яисә аннан да түбәнрәк экологик класслы автомобильләргә тахографсыз юлга чыгу тыела. Бу машина йөртүчеләрнең руль артында күпме йөрүләрен һәм ял итү вакытларын контрольдә тоту өчен эшләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лето