Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 майдан безне нинди үзгәрешләр көтә?

Бәйрәм яллары күп булган, күптән көтелгән май аена якынлашабыз. Быелгы язның соңгы ае безгә нинди яңалыклар әзерләгән соң?

Мәктәптә туклану мониторингы
Россия төбәкләрендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану сыйфатына мониторинг башлана. Мониторинг кысаларында ата-аналар мәктәпләргә йөри һәм балаларны ничек һәм нәрсә ашатуларын тикшерә. Аннары анкеталау үткәрелә, ул мәктәп туклануының сыйфатына бәйсез бәя бирергә һәм аны камилләштерү буенча, шул исәптән рационны да, тәкъдимнәр әзерләргә ярдәм итәчәк.

Пенсиягә социаль өстәмәләр яңадан исәпләнелә. Эшләмәүче аз керемле пенсионерларның пенсиясен кәгазьдә генә түгел, бәлки чынбарлыкта  арттыру өчен кирәк бу. Язның соңгы аенда башта аларның пенсиясе (барлык түләүләр белән бергә) яшәү минимумы күләменә җиткереләчәк. Шуннан соң өстәмә индексация ясалачак. Хакимияттә утыручылар планы буенча, социаль түләүләрне яңадан исәпләү узгандагы көн датасы белән, ягъни 2020 елдан башлап автомат рәвештә хәл ителәчәк. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүче якынча 6,5 миллион кеше пенсия артуны сизәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясе 15-20 процентка арта. Хәрәкәттәге совет армиясендә хезмәт иткән кешеләр моңа исәп тота ала. Шулай ук разведчикларның, “подполье”да сугышучылар һәм “Ленинградны саклаган өчен” медаленә ия булучыларның да пенсия күләме үзгәрә. Аларның пенсиясе уртача 9,5 мең сумга артачак.

Хәзер дәүләттән билгеләнгән барлык түләүләр бердәм түләү системасына – “Мир” карталарына күчереләчәк. Бу түләүләр – эшсезлек буенча, балалар өчен пособиеләр һ.б.  Яңа системага  тулысынча күчү  июль башларында төгәлләнәчәк.

Паллиатив ярдәм алу мөмкинлеге арта. Әлеге дәүләт ярдәме дәвалап булмый торган каты чирләрдән интегүчеләрнең бу якты дөньядагы санаулы көннәрен ничек тә җиңелрәк уздыру өчен кирәкле чараларны күздә тота. Мондый ярдәм алу өчен моңарчы яшәп килгән бюрократик киртәләр юкка чыгарыла. Хәзер медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итүнең 7 нче көндә үк (элек – 30нчы көндә) дарулар биреләчәк.  Гомумән, каты чирләрдән интегүче сырхауларның авыртуын басу өчен кирәкле наркотик һәм психотроп препаратлар алу җиңеләячәк.

 

Чыганак: РИА-Новости

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев