Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

10 мең сум отасың киләме?

«Коръән нуры» Хәйрия фонды, «Идел» яшьләр журналы белән берлектә, Коръән темасына багышланган хикәяләргә БӘЙГЕ игълан итә. Бәйге җиңүчеләрен түбәндәге бүләкләр көтә: 1 урын – 10 мең сум, 2 урын – 7 мең сум, 3 урын – 5 мең сум.

 

Коръән – кешелек тормышына зур йогынты ясаган, безгә кадәр булган һәм бездән соң булачак  вакыйгалар хакында хәбәр биргән, арабызда хөкемдар булган Изге Китап. Ул хикмәтле зикер һәм туры юлдыр. Кем Коръәнгә нигезләнеп сүз әйтә, хаклы була, кем Коръән белән гамәл кыла, әҗергә ирешә, хөкем кылса, гадел була, Коръәнгә чакырса, туры юл күрсәтүче була… Пәйгамбәребез ﷺ: «Аллаһы Тәгалә Үзенең могҗизаларын бирмәгән бер генә пәйгамбәр дә юк. Кешеләр шул могҗизаларны күреп иман китерәләр. Аллаһының миңа биргән могҗизасы Коръән булды. Кыямәт көнендә пәйгамбәрләрдән иң күпләрне ияртүче мин булырмын дип өметләнәм», – дигән (Бохари, Мөслим).

Татар халкының да телен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклап калуда, тәрбия-әхлакны, кешелеклелек сыйфатларын үстерүдә Коръәннең өлеше бихисап. Аларның һәрберсе турында яза башласаң, каләмнең карасы җитмәс. Ә шулай да бүгенге көндә Аллаһы Китабы турында әсәрләр бармак белән генә санарлык, югыйсә Коръән борынгы әдәбиятның да иң күренекле ядкәре булып тора бит.

Шул уңайдан «Коръән нуры» Хәйрия фонды, «Идел» яшьләр журналы белән берлектә, Коръән темасына багышланган хикәяләргә БӘЙГЕ игълан итә.

Коръән, аны өйрәнүчеләр һәм нәшер итүчеләр, Аллаһы Китабын яттан белүчеләр – хафизлар, Коръәннең тормышыбызга ясаган йогынтысы, Коръәндәге тарихлар һ.б. турында әйтер сүзең бар икән, кулыңа каләм ал да конкурска әсәрләр язып җибәр!

Бәйге җиңүчеләрен түбәндәге бүләкләр көтә: 1 урын – 10 мең сум, 2 урын – 7 мең сум, 3 урын – 5 мең сум. Иң яхшы хикәяләр өчен «Идел» журналына язылу һәм әдәби басма битләрендә хикәяләрне бастыру мөмкинлеге дә булачак. Бәйгегә килгән әсәрләр сыйфат ягыннан да сөендерсә, өстәмә кызыксындыру бүләкләре дә бирелергә мөмкин.

Әсәрләрегез svet.korana@yandex.ru адресы буенча «конкурска» тамгасы белән 2018 елның 1-нче декабренә кадәр кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев