Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

10 меңнән артык чаллылы саф һавада оештырылган җәйге күнегүләрдә катнашты

30 августта 15:00 сәгатьтә Җиңү паркында "Яшел Фитнес-Яр Чаллы" проектының ябылу сезоны була.

Спорт бәйрәме берничә мәйданчыкта узачак. Кунакларны бию марафоны, олылар һәм балалар өчен фитнес, «Холи Фест» буяулар фестивале, тренерлар белән зарядка, лотерея уйнату көтә. Чаллының җиде тренеры дәресләрне сәгать ярым дәвамында үткәрәчәк. Zumba-фитнес һәм джампинг фитнес юнәлешләрендә күнегүләр 15:30да башлана һәм 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук парк территориясендә төрле арт-киңлекләр эшләячәк. Яшь чаллылылар игътибарын аниматорлар җәлеп итәчәк. Сәламәт яшәү рәвеше турында ике лекция зонасы оештырылачак. Дөрес туклану һәм фитнес-күнегүләр буенча белгечләр спикерлар булачак. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җәй дәвамында шәһәр паркларында һәм скверларында 100дән артык көндәлек тренировка һәм 14 спорт фестивале үткәрелде. Проектка 10 меңнән артык кеше кушылды.

"Быел иң популяр юнәлеш – zumba-фитнес булды. Һәр тренировкага 60-70 кеше килде. Шулай ук чаллылылар джампинг фитнесны яраттылар. Безнең актив килүчеләр-декреттагы әниләр, яшьләр. Өлкән буын кешеләре дә дәресләрдә катнашты", - дип билгеләп үтте «Яшел фитнес» проекты җитәкчесе Дмитрий Колесников.

Проект «Спорт-тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/37715

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев