100 мәче урамда калды
Яңалыклар тасмасы

100 мәче урамда калды

Алабугада мәчеләр приютыннан көл генә калган

Алабугада төнлә янгын чыгып, мәчеләр приюты зыян күргән. Янгын мәйданы 615 кв. метрны тәшкил иткән. Кешеләр зыян күрмәгән, әмма 100гә якын хайван яшәү урынсыз калган. Хәзер волонтерлар битараф булмаган кешеләрне йортсыз калган мәчеләрне вакытлыча үзләренә алырга чакыра.

— Миңа төнге сәгать бердә шалтыраттылар, янгын сүндерүчеләр инде урында иде. Янгынның каян башланганын беркем дә әйтә алмый. Яну сәбәпләре әлегә билгесез, — дип сөйләде «Девять жизней» оешмасы җитәкчесе Наталья Гилязова.

Гилязова сүзләренчә, оешма инде 11 ел эшли. Волонтерлар төркеме мәчеләрне коткару белән 14-15 ел шөгыльләнә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пожар кошки волонтеры

Нет комментариев