Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

100 мең аласың киләме?

Быел сентябрь-октябрь айларында Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Безнең заман - Наше время» III фестивале үткәрелә. Анда катнашуга гаризалар 1 июльдән 31 августка кадәр кабул ителә. Быел фестивальдә коллективлар белән беррәттән аерым башкаручылар да катнаша ала. Чараның сайлап алу этаплары 25 сентябрьдән 17 октябрьгәчә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә...

Быел сентябрь-октябрь айларында Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Безнең заман - Наше время» III фестивале үткәрелә. Анда катнашуга гаризалар 1 июльдән 31 августка кадәр кабул ителә. Быел фестивальдә коллективлар белән беррәттән аерым башкаручылар да катнаша ала. Чараның сайлап алу этаплары 25 сентябрьдән 17 октябрьгәчә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә уздырыла. Суперфинал Татарстан башкаласында 28-31 октябрь көннәрендә була.

Фестивальдә республиканың төрле тармак һәм милек формалы предприятиеләре, учреждениеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куючы 18-35 яшьләрдәге егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Яшьләр сәләтләрен төрле иҗат юнәлешләрендә күрсәтү мөмкинлегенә ия. Аерым алганда, "Музыкаль юнәлеш" (ялгыз яки ансабль белән күренекле Россия һәм чит ил җырчыларының 1980 елга кадәрге репертуарыннан җыр башкару), "Бию юнәлеше", "Дан минуты" конкурсы (сәнгатьле сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада, синтез номер һ.б.).

Гран-при иясенә диплом, ТР Президентының күчмә кубогы һәм 100 мең сум күләмендә премия тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев