100 мең сумга алдаганнар
9 мартта 10:40 минутта 67 яшьлек шәһәрдәшебезнең телефонына билгесез ир-ат шалтыратып улының юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын әйтә. Аңа ярдәм итү өчен 100 мең сум кирәк икәнлеген дә искәртә. Коты очкан ханым шундук янәшәдәге банкомат янына барып өлешләп-өлешләп җиде тапкыр акча күчерә. Чеклардан күренгәнчә акча Липецк өлкәсендә теркәлгән телефон номерларына күчерелгән. Бүгенге...
9 мартта 10:40 минутта 67 яшьлек шәһәрдәшебезнең телефонына билгесез ир-ат шалтыратып улының юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын әйтә. Аңа ярдәм итү өчен 100 мең сум кирәк икәнлеген дә искәртә. Коты очкан ханым шундук янәшәдәге банкомат янына барып өлешләп-өлешләп җиде тапкыр акча күчерә. Чеклардан күренгәнчә акча Липецк өлкәсендә теркәлгән телефон номерларына күчерелгән. Бүгенге көндә әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев