Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

109 меңнән артык чаллылы COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын ясатты

Яр Чаллыда хәзерге вакытта беренче компонентны - 109 323 кеше, икенче компонентны - 84 859 кеше ясаткан.

«Вакцинация шәһәрнең барлык хастаханәләрендә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә оештырылган. Шулай ук шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт коллективларын вакцинацияләү өчен мобиль бригадаларның күчмә эше дә актив дәвам итә. Шулай ук хезмәт коллективларына аңлату эшләре алып барыла. Шәһәрдә вакцина бар», - дип хәбәр итте Александр Николаев.
«Дөнья башка юлны уйлап тапмады һәм уйлап тапмаячак. Безнең позиция аңлашыла һәм без аны ачыктан-ачык әйтәбез: вакцинация генә дөньяны, илне һәм Яр Чаллы шәһәрен саклап кала алачак. Вакцинация үткәрү - барлык авырулардан гомумтанылган дөнья практикасы. Барлык кешеләр дә белемле, барысын да аңлыйлар. Төрле карашлар булырга мөмкин, бу хокукка бар кеше дә ия. Медицина җәмәгатьчелегендә дә, гражданнар арасында да төрле карашлар яши.
Зур дәүләтләрдә вакцинацияне халыкның 60-70%ы үзган. 1 сентябрьдән соң элемтәләр күбрәк булачак: студентлар, балалар мәктәпләргә кайтачак - алар симптомсыз авыру  йөртүчеләр, кешеләр яллардан кайтачаклар», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Шәһәрдә ике госпиталь эшли: йогышлы авырулар хастаханәсе һәм шәһәр хастаханәсе, анда яңа коронавирус йогышына шикләнгән пациентларның беренчел мөрәҗәгатьләре кабул ителә.
«Хәл киеренке, мөрәҗәгатьләр дәрәҗәсе атна көннәре буенча тотрыклы үсештә», – дип ачыклык кертте Александр Николаев.
Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 3 233 очрагы теркәлгән. Медицина күзәтүе астында 137 кеше, шуларның 72се элемтә юлы белән авырган. Медицина күзәтүе һәм савыгу вакыты чыгу сәбәпле, 9 119 кеше күзәтүдән алынган. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә