Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“12 ел укысыннар!”

Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе депутаты Василий Власов илнең фән һәм мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать юллап, мәктәпләрдә хәзерге 11 урынына 12 ел укытуны кертү мәсьәләсен карауларын сораган. Депутат үзе аңлатканча, бүген Русиядә вуз тәмамлаучыларның күпчелеге дипломнарында язылган белгечлек буенча эшләмиләр һәм моның төп сәбәбе - укучыларның мәктәпләрдә гомуми белем генә...

Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе депутаты Василий Власов илнең фән һәм мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать юллап, мәктәпләрдә хәзерге 11 урынына 12 ел укытуны кертү мәсьәләсен карауларын сораган. Депутат үзе аңлатканча, бүген Русиядә вуз тәмамлаучыларның күпчелеге дипломнарында язылган белгечлек буенча эшләмиләр һәм моның төп сәбәбе - укучыларның мәктәпләрдә гомуми белем генә алуда. "12нче классны нәкъ менә профориентациягә юнәлдереп булыр иде, ягъни балалар шушы соңгы сыйныфта үзләренең киләчәк һөнәрләре буенча азмы-күпме белем алырлар, аның асылына төшәрләр, үзләренә кирәкме-юкмы икәнен аңышырлар иде", - ди В.Власов. Депутат бер уңайдан уку елы башын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерүне дә карарга кушкан. Аның фикеренчә, дүрт айлык җәйге каникуллар мәктәп елларын бер сыйныфка арттыруга компенсация булып торачак һәм әти-әниләргә ялларын сентябрь аена да планлаштырырга мөмкинлек биреп, икътисадка уңай нәтиҗә китерәчәк. "Әгәр алар бу айда ил эчендә ял итсәләр, бюджетка өстәмә табыш керер иде", - диде депутат әфәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X