Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне

1745 елның 13 ноябрендә Парижда һәм Петербургта сукырлар өчен берничә мәктәпкә һәм предприятиегә нигез салган билгеле педагог Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ шушы көнне Халыкара сукырлар көне билгеләнә. Аның төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын гомерлеккә сукыраеп, авыр хәлдә калган кешеләргә юнәлтү.


XVIII гасырга кадәр дөньяда сукырлар өчен уку йортлары булмый. Валентин Гаюи беренче тапкыр үзе уйлап тапкан шрифт белән сукырларны укыту ысулын таба. 1784 елда Парижда үз йортында шәхси акчасына сукыр балалар өчен дөньяда беренче мәктәп ача ул. Анда 12 сукбай бала укый.

Күзләре күрмәгән кешеләрне укытуны һәм тәрбияләүне Валентин Гаюи фәнни нигезгә сала. Ул махсус "унциал" шрифты уйлап таба. Бу - каты кәгазьгә бастырылган эре тигез хәрефләр. "Унциал"ның өстенлеге - аның ярдәмендә сукыр балаларны укырга өйрәтергә һәм алар өчен китаплар бастырырга мөмкин була.

Хәрефләрне кузгатып булганлыктан, ул сукыр балаларга тиешле текстны җыярга ярдәм итә. Моннан тыш, Валентин Гаюи сукырлар өчен приборлар һәм география карталары һәм глобуслар ясау өчен матрицалар эшли. Әлеге һөнәргә ул тәрбияләнүчеләрен дә өйрәтә. Сукырлар өчен китап чыгару да - Валентин Гаюи идеясе.

Зур матди авырлыкларга карамастан, Гаюи мәктәп каршында типография төзи һәм анда "унциал" шрифты белән берничә китап бастыра. Валентин Гаюи китаплары буенча сукырлар 1829 елда Луи Брайль махсус шрифт уйлап тапканчы укый.

1803 елда Русия императоры Александр I Валентин Гаюига Санкт-Петербургта сукырлар өчен укыту-тәрбия учреждениесе ачарга тәкъдим итә. 1807 елда Александр I Санкт-Петербург сукыр эшчеләр институтының уставын һәм бюджетын раслый. Шушы дата Русиядә сукыр балалар өчен беренче укыту-тәрбия учреждениесе эшчәнлегенең башы дип йөртелә.

Бүген дөньяда 124 миллионга якын сукыр кеше яши. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе буенча, 2020 елга аларның саны ике тапкыр арту мөмкин. Шулай булмасын өчен бу кимчелекне кисәтергә, булган очракта операция белән дәвалау чараларын гамәлгә ашырырга кирәк. Бәхеткә, бүген мондый мөмкинлек тә бар. 1962 елда ук совет һәм Русия офтальмологы, профессор Святослав Федоров ясалма күз ясмыгына патент ала, һәм аның ярдәмендә бүген миллионнарча кеше катарактадан котылган. 1973 елда глаукоманы да дәвалый башлыйлар.

Халыкара сукырлар көнендә дөньяның күп илләрендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның максаты - күзләре күрмәгән кешеләргә игътибарны арттыру, алар җәмгыять тормышында катнашсын өчен шартлар тудыру, белем алу мөмкинлекләрен киңәйтү, мәшгульлекләрен гамәлгә ашыру, гомумән, тормыш сыйфатын күтәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев