Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 ел буе баласыз яшәгәч, сабыйларын кредитка алганнар

Лаеш районы Хәерби авылы халкы берьюлы өч кешегә арта. 30 сентябрь көнне Гөлназ һәм Фәнис Мөбәракшиннар гаиләсендә өч игезәк ир бала дөньяга аваз сала. Фәнис белән Гөлназның гаилә коруларына быел 15 ел тула. Туй көнендә теләнгән иң изге теләк, ниһаять, соңлап булса да, тормышка ашкан.

- Хатыным балага узгач, бу йөклелек чорын үзем үтәсе кебек борчылдым, - ди бәхетле әти. - Гөлназ ашамаса, минем дә тамактан ризык үтмәде, ул йоклый алмаган төннәрне мин дә йокысызлыктан интектем. 15 ел буе көткән бәхетебез бит! Ә беренче УЗИда "Өч балагыз булачак" дигәч, аяк астындагы җирне тоймадым. Югалып та, каушап та калдым бугай...

Бүген Мөбәрәкшиннар йорты күңелле мәшәкатьләрдән, бала тавышларыннан гөрләп тора.

- Икебезгә өч бала. Тау кадәр пеленка. Кер юу машинасы көне-төне әйләнә, - дип кыскача бәяләмә бирде әти кеше. - Әле әниләре ашата иде, шуңа вакыты тыгызрак. Хәлләр ничек дип, түзәбез! Аллага шөкер, тәүлегенә дүрт-биш сәгать йокы эләгә. Әмма үземне чиксез бәхетле хис итәм. Балаларны өч сәгать саен ашатабыз. Бу эш миңа рәхәтлек бирә, 15 ел көткән бәхет төенчекләре бит алар.

Әлеге бәхеткә ирешеп, нарасыйларын кулга алганчы шактый бормалы юллар үтәргә туры килә гаиләгә. Кыз бала, кулына курчак алып уйный башлауга, әни булырга хыяллана бит. Гөлназ ханым да бу бәхетле мизгелләрен озак көтә. Төрле табибларга күренү, дәвалану курслары дисеңме...

- Үземнең кайчан да булса әти буласымны белеп яшәдем. Ходайдан да еш сорый идем. Бүген бәхетле әти-әни булуыбызда ЭКОның өлеше әйтеп бетермәслек. Инде өметебез өзелә башлагач бардык анда. Аллага шөкер, дүртенче талпынышта Ходай безне иң зур бүләк белән сөендерде. Исән-сау үстерергә генә язсын. ЭКОга тотылган акчаларны кызганмыйм. Бәясе юк түгел: 120, 180 мең сум да түләдек. Кредитлар да алырга туры килде. Маллар да күп асрыйбыз. Соңгы ЭКО 250 мең сумга төште, - ди Фәнис әфәнде.

Гаилә башлыгы "Приволжсгаз" оешмасында оператор вазифасын башкара. Гөлназ исә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә йөреп, шәфкать туташы булып эшли.

- Хатыныма табиблар: "Барысын да күтәрә алмассың, берсен төшерт", - дип тә әйттеләр. Әмма бу адымга бармадык. Ходай сөеп биргән, барысын да табып үстерергә язсын, дип теләдек. Йөклелек чорында Гөлназны кызгануларымны үзем генә беләм. Үзе ничек түзгәндер җаным. Дүрт айга кадәр токсикоздан интекте. "Җиде айга кадәр ничек тә түз инде" дип юаттылар. Аллага шөкер, барысы да уңышлы узды. Җиде ай булгач, үзе эшләгән үзәктә кесарев кисүе ярдәмендә тапты сабыйларыбызны. Берсе 1520, икенчесе 1670, өченчесе 1420 грамм булып туды.

Перинаталь үзәктә бер ай яткач, тагын бер ай республика балалар хастаханәсендә ныгыгач, яшь әни һәм бәбиләрне өйләренә кайтаралар.

- Хатыным 60шар бала белән эшләгәч, аңа өч бала әллә ни күп тоелмады да. Баштарак миңа читен булды, яшермим. Хәзер ияләшеп киләм. Көндез әти-әниләр дә булыша. Менә әле, ярдәм итәргә дип, үзем дә отпуск алдым, - ди Фәнис. Хастаханәдә "беренче бала", "икенче", "өченче" кебек гомуми исемнәр белән аталса да, хәзер һәрберсенең матур исемнәре бар. Тик аларны алдан уйлап куймый булачак әти-әни. Бары тик Гөлназ ханым: "ЗАГС хезмәткәре килә, балаларга исемнәр кирәк" дип шалтыраткач, Фәнис тиз генә өч исем әйтә: Руслан, Ирек, Фаил.

- Нигә бер-берсенә охшаш яки бер хәрефтән башланган исемнәр кушмадыгыз, диючеләр дә булды. Ни дип тә җавап бирергә белмим. Нәкъ шул исемнәр йөрәктән чыкты, -ди ул.

Бәхетле әти белән нарасыйларның холык-фигыльләре турында да сөйләштек.

- Фаил бик тыныч бала. Ирек көйсезрәк. Руслан кызыксынучан, күзәтеп ятарга ярата. Хәзер аера да башладым инде үзләрен, күз ияләште. Кайткан мәлдә өчесе дә бертөрле кебек иде.

Мөбәрәкшиннар нәселендә игезәк балалар юк. Өч игезәк турында әйтеп тә тормыйм.

Бүген Мөбәракшиннар йортыннан бәби ашы китерүчеләр өзелми. Авыл халкы, туган-тумача өчен шунысы чыгымлы: бер генә бүләк белән килеп булмый. Яшь әти-әнине Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та котлаган, кер юу машинасы бүләк иткән.

Гөлназ белән Фәнис бүген тормышларының иң рәхәт чагын кичерә.

- 15 ел көткән бәхетебезне Ходай күпсенмәсен. Дуслар: "Хәзер планны үтәдегез, биш ел саен бер бала", -дип шаярта, - ди бәхетле әти.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев