Яңалыклар тасмасы

16 мартта Чаллыда эш урыннары ярминкәсе узачак

16 мартта «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәгендә Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган  вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Бу ярминкә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак.

Эш бирүчеләр тарафыннан күп кенә вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Эш эзләргә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәт хакы түләү системасы һ.б.) ала алачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ярминкә

Нет комментариев