Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 18 елга - төрмәгә

    38 яшьлек балыкчы Сергей Елесинны үтергән бертуган Ситдыйковларга хөкем карары чыгардылар. Алар РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 2нче бүлеге «ж» пункты буенча (төркем белән башкарылган үтерү) гаепле дип табылды.

    Моннан тыш, Фәнис Ситдыйковның Җинаять кодексының 167нче маддәсе 1нче бүлеге (аңлы рәвештә милекне юк итү) буенча да гаебе расланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге җинаять 2015нче елның 10нчы октябрендә кылынган иде. Лаеш районы, Саескан тавы авылында яшәүче бертуган Фәнис һәм Рәмис Ситдыйковлар Сергей Елесинны кыйнап үтерде, үлгән балыкчының гәүдәсе яткан машинаны бензин сибеп яндырды. Шулай итеп, суд Рәмис Ситдыйковны - 16, ә Фәнисне 18,5 елга ирекләреннән мәхрүм итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: