18 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

18 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

18 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була.

Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16˚, аязганда -21..-23˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.

Чаллыда җомга көнне аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә. 

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -13..-16˚, аязган вакытта -23˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-5˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев