Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2 агач мунча һәм 2 сарай көлгә әйләнде - Рябинушка посёлогында янгын чыкты

Зыян күрүче дә бар.

Рябинушка посёлогында янгын кичә сәгать 23:18 чыкты. Әлеге хәбәр хәтта социаль челтәрләрдә дә таралып өлгерде. Утның дөрләп януы ерактан ук күренеп тора иде. 

МЧС хезмәткәрләре иң беренче сарай һәм мунча януы турында хәбәр алалар. Чынлыкта исә янгынның масшаблырак булуы ачыклана. Барлыгы 4 хуҗалык зыян күрә: 2 агач мунча, йорт янындагы 2 сарай тулысынча янып бетә. Аннан башка "Лада гранта" һәм ВАЗ-2114 автомобильләренә дә ут каба.

Коткаручылар әйтүенчә, янгын 101 кв. метр мәйданны биләп ала. Бәхеткә, ут ялкыны йортларга күчәргә өлгерми. Коткаручылар аны вакытында сүндерүгә ирешә. Зыян күрүче дә бар. Машинасын уттан саклап калырга теләгән 53 яшьлек ир-атның куллары пешә. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар.

МЧС хезмәткәрләре әйтүенчә, янгынның  сәбәбе мунча мичләрен дөрес кормау һәм экплуатация буенча кагыйдәләр бозу белән бәйле булуы ихтимал. 

Фотолар МЧС идарәсеннән алынды

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын коткаручылар